Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

20 ел элек

- Апа, апа, - ди кыяр-кыймас кына икенче сыйныфта укучым. - Ни өчен бу әби-бабайлар муеннарына кызыл галстук бәйләделәр?- дип гаҗәпләнеп миңа сорау бирде.Әйе, октябрят, пионер, комсомол дигән оешмаларны белмәгән яшь буын үсеп килә икән дип уйлап куйдым. Ә бит кайчандыр, күп тә түгел, 20 ел элек бу оешмалар гөрләп...

Менә бүген, үткәннәрне искә төшереп, шулай ук ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан да, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне хөрмәтләү йөзеннән, авылыбызда гомер буе эшләп, сәламәтлекләрен югалткан авылдашларыбыз мәдәният йортына чакырылган иде. Татарстанның атказанган механизаторы Хәсәнов Миңнулла абый һәм аның тормыш иптәше Наилә апа, гомер буе терлекчелектә эшләп, III дәрәҗә Дан ордены иясе, әнием - Хәбибуллина Факия, озак еллар ферма мөдире булып эшләгән Абдуллин Рәфагать абый, көнне төнгә ялгап эшләүче алдынгы терлекчеләр: Фәтхетдинова Гөлфия апа, Хәйруллина Генария, Ситдыйкова Сөенеч апалар, Гаризов Гомәр абый, бөтен гомерен авылдашларыбызны дәвалаган, табиб - Могҗинов Әсәдулла абый, алдынгылыкны бирмәгән шофер Гыйльметдинов Ирек абыйлар бәйрәмнең кадерле кунаклары иде. Мәдәният хезмәткәрләре "20 ел элек" исемле кызыклы кичә үткәрделәр. Башта аларны октябрятка алып сынадылар, пионер оешмасына кертеп, тимурчылык буенча ярыштырдылар, шулай ук комсомол вакытларына кайтып, ул чордагы җырларны искә алдылар. Җиңүче булып Хәсәнова Наилә апа калды. Аңа бүләк тә бирделәр.
Еллар үтеп, вакыт җиле кагылса да,күңелләрендә яшәү дәрте булган тырыш, уңган-булган авылдашларыма сокланмый мөмкин түгел. Алар әле дә сафта, гаиләләрендә кадерле кешеләр булып гомер кичерәләр, кулдан килгәнчә һаман балаларына,оныкларына ярдәм итәләр. Һәрберсенең йөзендә якты нур балкый.
Аларны котлап, Шахмай авыл җирлеге Совете секретаре Гөлназ Нуруллина һәм авыл советы бухгалтеры Гөлсинә апа Сәхапова да үзләренең җылы теләкләрен җиткерделәр.Тәм-томнар салынган пакетлар да өләштеләр.Укучылар тарафыннан куелган концерт та ямь өстенә ямь булды.
Рәмзия Мусина,
Чертуш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев