Узган ел дәүләт тарафыннан пенсия белән тәэмин итү буенча 2018 ел ахырында кабул ителгән мөһим закон чыгару карарларын һәм яңалыкларны тормышка ашыру өлешендә старт алды
2019 елдан Пенсия фондында кертелгән яңалыклар һәм бу район пенсионерларында ничек чагылыш алуы турында район Пенсия фонды бүлеге начальнигы Лилия Хираҗева сөйләде.
- Пенсия яшен арттыру белән бәйле рәвештә пенсия билгеләү буенча мөрәҗәгатьләр саны кимеде: 2018 елда 337гә каршы 220 мөрәҗәгать. Картлык буенча пенсия 149 гражданга билгеләнде, инвалидлык буенча - 30, туендыручысын югалту буенча-20, зарарлы һәм авыр хезмәт шартлары булган производствода эшләүчеләргә - 10.
Пенсияләр индексацияләнү сәбәпле, 2019 елның 1 гыйнварыннан 3196 эшләмәүче пенсионерга иминият пенсияләре 7,05 % ка артты. Февраль аенда федераль ташламаларга ия булучы 1294 кешегә ай саен бирелә торган акчалата түләүләр 3% ка индексацияләнде, август аенда эшләүче 793 пенсионерга пенсияләр яңадан исәпләнде.
Нәтиҗәдә, картлык буенча пенсиянең уртача күләме 793 сумга артты һәм 14498,3 сум тәшкил итте, барлык пенсияләрнең уртача күләме – 697 сумга һәм 13479,6 сум тәшкил итте.
2019 елга Яңа Чишмә районында пенсиягә чыгымнар буенча бюджет 539,4 млн. сум тәшкил иткән һәм район бюджетыннан артыграк. Бүгенге көндә пенсия алучылар-барлык халыкның 32% ы, ә 1 пенсионерга 1,6 эшләүче туры килә (ТР буенча 29,4 %).
Безнең районда 351 пенсионерга, кереме пенсионерның яшәү минимумыннан түбәнрәк буларак, пенсиягә федераль өстәмә түләнә (2018 елда алар 381 булган). Өстәмә түләүнең уртача күләме 1873 сум тәшкил иткән. 2020 елның 1 гыйнварына пенсионерларның гомуми саны-4168 кеше.
Авыл халкының иминият пенсиясенә теркәлгән (фиксированный) түләү 25% ка, ягъни аена 1 333 сумга арттырылган. Ел башыннан пенсиягә 964 эшләмәүче авыл пенсионеры өстәмә акча алган.
Өч һәм дүрт баласы булган аналарны һәм 42 ел ир – атлар һәм 37 ел хатын-кызлар өчен озак вакытлы стажлары булган гражданнарны ачыклау буенча чаралар үткәрелде. Бу ташлама буенча 2019 елда ике ир-ат пенсиягә чыгу хокукын алды.
РФ Президенты Указы нигезендә, 2019 елның июленнән бала чактан инвалид балаларны һәм 1 нче төркем инвалид балаларны карау буенча ай саен түләү 5,5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр арттырылды. Районда бу артуны 34 ата-ана һәм опекун алды.
Май аенда Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга Җиңү көненә 10 мең сум күләмендә акча бирелде, ул 2020 елда да түләнәчәк. Пенсияләрне индексацияләүне исәпкә алып, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидларның керемнәре уртача 35,9 мең сумга кадәр арткан.
2019 елда пенсия белән тәэмин итүнең иң отышлы варианты өчен пенсионерларның 2364 пенсия эше тикшерелгән, аларга өстәмә документлар һәм белешмәләрне таләп итүдә ярдәм күрсәтелгән. Нәтиҗәдә, 10 пенсионерга пенсия күләмен уртача 402 сумга арттыруга ирешелде. Бу эш агымдагы елда да дәвам итәчәк.
2019 елда безнең клиент хезмәтенә РПФ Идарәсенең башка бүлекләреннән түләү эшләре буенча 21 запрос керде, анда 3 көн дәвамында электрон түләү эшләре җибәрелгән. Районда пенсияләр һәм социаль өстәмәләр 2621 пенсионерга почта элемтәсе оешмалары аша бирелә, 1547 пенсионерга банклардагы счетларга күчерелә.
Нет комментариев