16 гыйнварда Чаллы Башы авылында яшәүче Мөхәммәтҗанова Мәрьям Мөхәммәтҗан кызына 95 яшь тулды.
Ул Чертуш авылында кече кызы Гөлфия гаиләсендә икенче ел яши инде. 95 яшендә дә ул аек акыллы, көр күңелле һәм сәламәтлеге дә яхшы.
- Апрель аенда табиблар өйгә килеп медицина каравы үткәрделәр: тыңладылар, карадылар һәм организмы 18 яшьлек кызларныкы кебек, диделәр, - ди елмаеп кына Гөлфия. - Әниемнең кан басымы, минеке кебек -120/80. Аның белән беркайчан да хастаханәгә бармадык. Беркайчан да дару эчмәде, дәваланса да үләннәр белән генә.
-Минем бер җирем дә авыртмый, - ди әби дә.
- Микроинсульттан соң сул аягы гына начар күтәрелә, - диде кызы.
Мәрьям әби күп еллар килене Сәгадәт белән яшәгән, ул ире Марат үлгәннән соң да аның турында кайгырткан. Ләкин 2020 елда килене ковид белән авыраган һәм аны хастаханәгә салганнар. Бу вакытта әбигә микроинсульт була һәм кызы Гөлфия аны үзенә ала, Мәрьям әби шуннан соң анда кала.
- Кызым да мине яхшы карый. Аңа һәм киявемә рәхмәт инде, ди Мәрьям әби.
Мәрьям әби бала чагында алты малай арасында бердәнбер кыз булып үскән. Әтисе сугышта үлгән. Әнисе инвалид булган, еш кына хастаханәдә яткан. Өйдәге мәшәкатьләр Мәрьям җилкәсендә булган, өстәвенә, кечкенә энесен дә караган.
Бик яшьли колхозда эшләгән: сөргән дә, ат та җиккән, урманда утын да әзерләгән, урак белән урак урган, комбайнчы ярдәмчесе дә булган.
- Һәр көнне зур арбаны тутырып кычыткан, аннары борчак чабып, дуңгыз фермасына алып кайта иде, - дип искә ала Гөлфия. - Балачакта мин аңа колхоз бозауларын көтәргә булыштым.
21 яшендә Мәрьям әби кияүгә чыга. Ире Миншакир белән тугыз бала үстерәләр (бер кызы бала чакта ук үлгән), 58 ел тату гомер иткәннәр. Мәрьям әбинең «Хезмәт ветераны» һәм Ана даны медальләре бар.
Ире Миншакир механизатор булып эшләгән һәм бар эшкә дә оста кеше булган.
- Менә бу йортны әтием 1992 елда төзегән иде, - ди Гөлфия. - Әни дә нык ярдәм итте: 66 яшендә булса да кирпечләр ташыды, измә ясады. Биш таш йортны әти үз куллары белән төзеде: Чаллы Башында үзләренә һәм улларына, Шахмайда - кызына. Бик яхшы балта остасы иде. Әгәр колхозда хезмәт хакы түләмәсәләр, шабашкаларда йөреп йорт, веранда, мунча төзеде.
-Өйгә акчаны күп кайтара иде, - ди Мәрьям әби.
Пенсиядән соң Миншакир ага 10 ел Чаллы Башы мәчетендә мулла була.
Мәрьям әби иң җылы һәм иң якты бүлмәдә яши, анда күк төсендәге тарттырылган түшәм, ә яктырткычлары - күктәге йолдызлар кебек. Бу бүлмәдә әби бишвакыт намазын укый, дусты - мәчесе һәрвакыт янында. Мәрьям әби "бик иртә бакыйлыкка күчкән улларым өчен дә яшим" дисә дә (Мараты 38, Мансуры 32 яшендә үлә), аның озын гомерле һәм сәламәт булуының сере - һәр кешегә яхшылык теләүдә һәм барлык кешеләр өчен дога кылуында. - Аллаһы Тәгалә миңа балаларымның гомерен бүләк итте, - ди әби.
Гөлфиядән тыш якын-тирәдә тагын өч баласы яши: Рамил Чаллы Башында, Мәйсәрә Шахмайда, Равил Казанда. Ике кызы -Мәдинә белән Галия генә еракта - Төркмәнстанда. Яшь чагында киткәннәр һәм шунда калганнар. Еракта булсалар да, әниләре янына кайтырга тырышалар. Балалары Мәрьям әбигә 22 онык бүләк иткәннәр, гаилә оныкчыклар белән дә тулылана. Бүгенгесе көндә алар 39.
Мәрьям әби бик аралашучан, сөйләшкәндә берничә тапкыр үз фикерен әйтә белә. Кызын һәм кияве Ришатны шаян шигырьләр белән көлдерергә ярата икән.
- Ул сөйләгәндә без рәхәтләнеп көләбез, - ди Гөлфия.
Әбинең дусты бер генә, ул Чаллы Башында яшәүче туганы Разия апа. Аңа 80 яшь тирәсе. Аның яшендәгеләр башка берәү дә юк. Зур бәйрәмнәрдә: Корбан бәйрәме, туган көннәрдә бергәләшеп йөрешәләр.
- Килсә, сөйләшеп туя алмыйлар, - ди Гөлфия . -Әнием аның исәнлегенә дә догалар укый. Ул барысына да укый, догаларында туганнарын, дусларын, авылдашларын, барлык кунакларны искә ала, әрвахлар рухына да дога кыла. Менә сез киткәч тә әле, ул сезнең барысы да яхшы булсын өчен, дип дога кылачак.
- Беркемне дә беркайчан да ачуланмый, беркайчан да дәгъва белдерми. Безгә аның белән бик яхшы. Безнең әни кебек әби белән яшәве үзе бер рәхәт. Без аны саклыйбыз, проблемалар белән борчымыйбыз. Тыныч кына яшәсен, ул моңа лаек, - ди Гөлфия.
Нет комментариев