Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ачыктан - ачык сөйләшү: «Муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алу өлкәсендә коррупция»

Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу һәрвакыт коррупция куркынычы югары булган социаль мөнәсәбәтләр өлкәсе булып тора.

Яңа Чишмә районында муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алу өлкәсендә коррупциягә каршы нинди механизмнар кулланылуы хакында район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Луиза Исхакова сөйләде.

-Луиза Камиловна, сатып алу процедурасының ничек узганын һәм әлеге процедураларда коррупция куркынычларының ничек кимүе турында сөйләгез әле?

- Сатып алулар процедурасын регламентлаштыручы төп документ булып «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында»гы Федераль закон тора (05.04.2013 ел, № 44-ФЗ).

Мәгълүмати ачыклык - коррупция куркынычларыннан саклануның билгеле бер дәрәҗәсен тәэмин итүче мөһим корал. Дәүләт заказчылары алдан ук үз ихтыяҗлары өчен сатып алу планнарын төзиләр һәм сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасының (ЕИС) гомуми кулланышта булган сайтында булачак сатулар турында хәбәрләр бастыралар. Бу хәбәрләрдә сатып алыначак товар, эш яки хезмәт турында мәгълүматлар бар. Анда контрактның башлангыч (максималь) (НМЦ) бәясе дә күрсәтелә. Бу тәэмин итүчегә яки подрядчикка клиентның түләргә әзер булган билгеле бер сумма. Торгларда (сатуда) потенциаль тәэмин итүчеләр һәм подрядчылар катнаша. Моның өчен алар тиешле гаризалар бирәләр.

- Еш кына заказларны «махсус» поставщиклар, подрядчылар өчен язалар дигән фикер бар, бу шулаймы?

- Элек (2006 елның 1 гыйнварына кадәр) сатып алулар өчен җаваплы вазыйфаи затлар тәэмин итүчеләргә, башкаручыларга, подрядчыларга ирекле таләпләр куелган. Шул рәвешле эшмәкәрләрнең аукционда катнашуын чикләргә һәм «үз компанияңнең» контрактын тәэмин итәргә мөмкин иде.

Бүген исә документлар сатып алуда катнашучыларга карата формаль характердагы таләпләрнең төгәл исемлеге бар. Закон ирекле яки өстәмә таләпләр куюны тыя.

Бүген без электрон аукционнар кебек механизмны кулланабыз, алар бюджет акчаларын сарыф итүнең нәтиҗәлелеген генә түгел, ә технологик уңышны да тәэмин итә. Электрон аукцион эшмәкәрләрнең аноним катнашуын тәэмин итте, ягъни сатып алуда катнашучылар бер-берсен белмиләр, сәүдә нәтиҗәләре турында һәм контрактның бәясен килештерә алмыйлар, бу башлангыч бәяләрнең төшүенә уңай йогынты ясый һәм гомумән конкуренция үсешенә ярдәм итә.

2023 елның 4 аенда Яңа Чишмә районының муниципаль ихтыяҗлары өчен 6 млн. сумнан артык электрон аукционнар рәвешендә 13 торг үткәрелде һәм әлеге сатулардан экономия 1 млн. сумнан артык тәшкил итте. 

- Ә бу сатып алу процедураларын кем контрольдә тота?

- Хакимиятнең теләсә нинди контроль-күзәтчелек органнары - Россия Федераль суд приставлары хезмәте, ТР Хисап палатасы, прокуратура, Тикшерү комитеты, ЭЭМ һ.б. Шулай ук төрле иҗтимагый берләшмәләр тарафыннан контрольлек итү дә бар. Бүген контроль чаралар белән сатып алуның бөтен циклы колачланган - планлаштырудан, бәяләрне нигезләүдән алып контрактны үтәүгә кадәр. 

- Сатып алу эшчәнлеге белән турыдан-туры шөгыльләнүче хезмәткәрләрне ничек контрольдә тоталар?

- Беренче чиратта, әлеге хезмәткәрләр ел саен үзләренең керемнәре, чыгымнары һәм мөлкәтләре турында гына түгел, ә ир яки хатынның һәм балигъ булмаган балаларның керемнәре турында да хисап бирәләр. Хезмәткәр туганнарының мәгълүматлары белән анкета мәнфәгатьләр конфликты булу-булмауга тикшерелә.

Поставщик белән контракт төзү турындагы карарны бер кеше түгел, ә сатып алулар буенча бердәм комиссия кабул итә, ул комиссиянең һәр әгъзасының гамәлләрен регламентацияли.

Һәр ел саен муниципаль заказчылар (контракт идарәчеләре һәм контракт хезмәте белгечләре), вәкаләтле орган белгечләрен һәм бердәм комиссия әгъзаларын сатып алулар өлкәсендә квалификацияләрен күтәрү буенча укулар үткәрергә тырышабыз.

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X