Акбүре авылы музее директоры гаепсез корбаннар истәлеген мәңгеләштерү буенча үткән конференциядә катнашкан
Конференция Кирлемардагы концлагерьның оешуына 100 ел тулуга багышланган
Акбүре авылының «Буыннар мирасы музее » директоры Вәсил Вәлиуллин 2023 елның 28 октябрендә Чирмешән районы, Кармыш авылының мәдәният йортында мәртәбәле дини мәҗлес (конференция) төбәкара утырышында катнашкан.
«1930 елда тирә-як төбәкләрдән, авыллардан Кармыш янындагы Кирлемар чокырының биек тау башына ирегеннән мәхрүм ителгән хәзрәтләрнең һәм хәләл көче белән җыелган бай, хәлле кешеләрне ирегеннән мәхрүм итеп сөргенгә, тоткынлыкка китергәннәр. Ирегеннән мәхрүм ителгән хәзрәтләр бистәсе барлыкка килә. Аны халыкта „Лишуннар“ тау башы дип йөрткәннәр. Бу хәлләргә 2030 елда 100 ел була. Шуңа әзерлек эшләре башлана. Бу олы мәҗлесне Вагыйз хәзрәт Гатин оештырды. Бу чарада- Фәүзия Бәйрәмова, Фәйзелхак Ислаев, Илдар Кыямов, тарихчы Рафик Насыйров, язучы, тарихчы Дамир Таҗетдин, төрки-гарәп телләре белгече Илфат Сөләйманов, Чирмешән районы хәзрәтләре һәм авыл халкы катнашты. Күп чыгышлар, тәкьдимнәр, киңәшләр тыңланды. Тиздән резолюция һәм конкрет эшләр башланачак».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев