«Без ГТОны ясыйбыз!»: иҗат һәм спорт белән мавыгучылар өчен конкурс
Җәмгыять

«Без ГТОны ясыйбыз!»: иҗат һәм спорт белән мавыгучылар өчен конкурс

Агымдагы елның 12-20 мартында «Без ГТОны ясыйбыз!» дип аталган рәсем ясау конкурсы уткәреләчәк.

Конкурста 5 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы — рәсемнең төп идеясе булырга тиеш.

Иң яхшы өч рәсем авторлары ГТО атрибутикасы белән бүләкләнәчәк.

Конкурста катнашучылар үзләренең рәсемнәрен 2024 елның 20 мартында көндезге сәгать өчкә кадәр Ленин урамы, 6 йорт («Олимп» УСЗ) адресы буенча тапшырырга яки dussh. olimp@yandex. ru электрон адресына җибәрергә тиеш.


Нет комментариев