Районыбызның яшь талантлары 12 апрельдән 15 енә чаклы Казанда үткән "Йолдызлык-2016" эстрада сәнгатенең Республика телевизион фестивалендә суперфиналда уңышлы чыгыш ясаганнар.
Казанга суперфиналга бару юлламасын Чирмешәндә үткән зона турында соло-вокалчылар Аделия Ялилова, Каринэ Мазманян, Альбина Адиева, Айсылу Кадыйрова, "Родничок" вокаль ансамбле һәм "Шешминка" бию ансамбленең ике төркеме ("Каскад" һәм "Солнечное сияние") яулаган.
Беренче сайлап алу көненнән соң Аделия һәм Альбина, "Солнечное сияние" һәм "Каскад" төркеме суперфиналда катнашучы дипломнары белән бүләкләнгәннәр, ә Каринэ, Айсылу һәм "Родничок" вокаль ансамбле Гала-концертта катнашуга юллама алу өчен икенче турда көрәшне дәвам иткәннәр.
Катнашучыларның чыгыш ясаулары иртәдән кичкә кадәр дәвам иткән. Жирәбә буенча безнең балалар кичке сәгать 7 дә чыгыш ясаган. Шуңа карамастан, алар арыганлыкларын җиңеп, нык дулкынланып, бик әйбәт чыгыш ясаганнар, ә "Родничок" ансамбле "Иң мөһиме - кеше булу" җырын башкарып теләгенә ирешкән - йомгаклау Гала-концертында чыгыш ясарга чакыру алган. Калган катнашучылар да 15 апрельдә "Уникс"та үтәчәк Гала-концертта чыгыш ясау хокукына ия булганнар. Йомгаклау Гала-концерты 23 апрельдә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында үтәчәк. "Родничок" ансамбленең җиңүе - ансамбль җитәкчесе, Балалар иҗат мәктәбе педагогы Любовь Коновалованың эшенә һәм ансамбльнең иҗатына бирелгән чираттагы югары бәя. Ансамбльгә йөрүче кызлар: Миләүшә Рамазанова, Алсу Рамазанова, Динә Рәхимова, Илүсә Мәҗитова, Анастасия Семенова, Анна Бадяева, Камилла Исхакова.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев