Яңа Чишмәдә хәзер битлексез беркемне дә очратып булмый диярлек, моннан тыш, 12 майдан район үзәгендә яшәүчеләр кибет, даруханәләр, чәчтарашханәләрдә генә түгел, урамда да перчатка киеп йөриләр.
13 майда Яңа Чишмә супермаркетларының берсендә очраган һәр сатып алучы битлектә һәм перчаткада иде. Кассада сатучы бер яшь кешегә кисәтү ясады, ул маскадан гына иде, ул шунда ук берничә медицина перчаткасын кесәсеннән чыгарып, киеп куйды, бары шуннан соң гына кассир аңа чек бирде. Күп кенә кибет ишекләренә «Битлек һәм перчаткадан башка кибеткә керү тыела» дигән белдерү эленгән. Супермаркетларда техник персонал тарафыннан сатып алучылар өчен кәрзиннәрне, башка өслекләрне санитар эшкәртү үткәрелә, идәндә социаль дистанция линияләре билгеләнгән. Халык әлеге саклык чараларының тормыш өчен кирәкле булуын аңлый, шуңа күрә аларны үтәргә тырыша.
Даруханәләрдә һәм кибетләрдә резин перчаткаларны тиз арада алып бетерәләр. 12 майга алар бары тик бер даруханәдә генә бар иде, ә битлекләр, сатучы сүзләренчә, әле генә беткән. Башка даруханәдә тегесе дә, башка саклану чарасы да юк иде. Аның каравы, кайбер кибетләрдә 30 сумнан 50 сумга кадәр юка резин перчаткалар бар.
Яңачишмәлеләр битлек киеп йөрергә күнексә дә, әлбәттә перчаткаларны да кире какмыйлар, тик җәмәгать урыннарында социаль дистанцияне булдыру турында өйрәнәсе бар әле. Барысы да кибетләрдәге юл тамгаларына игътибар итми һәм тиешле метр ярым социаль дистанцияне үтәми. Ә әлегә эпидемик торыш катлаулы булып кала бирә, мондый саклык чараларын үтәргә кирәк.
Нет комментариев