Хөрмәтле газета укучыларыбыз!
2026 елның 22 сентябрендә безнең «Яңа Чишмә хәбәрләре» сайтында (novoshishminsk.ru) сугыш елларында һәлак булган якташларыбызның яңа (тулыландырылган) исемлеге басылып чыкты.
Татарстан «Хәрби Дан клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов яңа табылган һәлак булганнарның туганнарын эзләүдә ярдәм сорады. Исемлекнең күләме зур (404 фамилия) булу сәбәпле, без аны газетабызда бастырып чыгара алмыйбыз.
Бу исемлек район музейларында, мәктәпләрдә һәм, инде язылганча, безнең сайтта бар. Сугышчының һәр фамилиясе астында үлгән датасы, күмү урыны һ.б. турында мәгълүматлар язылган. Кыска вакыт аралыгында инде берничә сугышчының туганнары табылды, моңа кадәр алар турында «хәбәрсез югалган» дигән сүзләрдән башка берни дә билгеле булмаган.
Әгәр сез исемлектә үз туганнарыгызны тапсагыз, бу хакта музейларга, мәктәпләргә яки редакциягә хәбәр итүегезне сорыйбыз. Чөнки октябрь азагында (якынча 29 октябрьдә) Михаил Черепанов безнең районга киләчәк һәм һәлак булганнарның туганнарына сугышчылар турында хәбәрләрнең күчермәләрен тапшырачак.

Яңа Чишмәдән Александр Бирюлев исемлектә әтисенең абыйсы Бирюлев Александр Дмитриевичны тапкан.
Нет комментариев