Реклама
Җәмгыять
Булачак пенсияне күзәтеп торуның биш алымы
ТР Яңа Чишмә районында клиентлар белән эшләү хезмәте (бүлек хокукында) шәхси лицевой счет торышын күзәтеп торуның (контроль) төп алымнары турында искә төшерә.
Иң оператив алым булып РПФ ның рәсми сайтында (https://es.pfrf.ru/) “Гражданинның шәхси кабинеты“ электрон сервисыннан файдалану тора.
“Шәхси лицевой счет“ бүлегендә барлыкка килгән пенсия хокуклары (стаж, эшләнгән пенсия баллары) турында информация алырга, шулай ук шәхси лицевой счет торышы турында белешмәгә (өземтә) заказ бирергә була, белешмәдә хезмәт эшчәнлеге чорлары, эш урыннары, эш бирүчеләр тарафыннан исәпләнгән иминият взнослары күләме, пенсия баллары саны, иминият стажы дәвамлылыгы күрсәтелә. Идентификация һәм аутентификация бердәм системасында www.gosusIugi.ru порталында теркәлгән барлык файдаланучылар сервиска керә ала.
Үзеңнең персональ пенсия счетын күзәтеп торуның икенче алымы – Шәхси кабинетка керү коды алганнан соң Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша. Өченче алым – ios һәм Android платформалары өчен үтәрлек булган пенсия фондының мобиль кушымтасыннан файдалану. Бу җыелган пенсия баллары һәм стаж турында актуаль информация алуда, кирәкле белешмә сорау, кабул итүгә язылуда һ.б. җиңел һәм уңайлы.
Дүртенче алым – РПФ идарәсенә гаризаны шәхсән яки почта элемтә чарасы аша бирергә. Әгәр дә почта аша булса, бу очракта гаризага паспортның һәм СНИЛС-ның закон тәртибендә расланган күчермәсен, шулай ук җавап алуның иң уңайлы юлын күрсәтергә (шәхсән барып алумы яки заказной хат беләнме), яшәү урынының тулы почта адресын күрсәтергә, шуның буенча мөрәҗәгать иткән көннән алып 10 көн дәвамында заказной хат белән иминиятләштерелгән шәхеснең шәхси лицевой счетының торышы турында мәгълүматлар җибәреләчәк.
Бишенче алым – РПФ-ның Клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә. Үзең белән паспорт һәм иминият таныклыгы булу кирәк.
Шәхси лицевой счеттагы барлык мәгълүматлар эш бирүчеләрдән алынган мәгълүматлар нигезендә туплана. Әгәр дә гражданин нинди дә булса мәгълүматлар исәпкә алынмаган яки тулы күләмдә түгел дип исәпләсә, эш бирүчеләргә мөрәҗәгать итәргә, консультация алу өчен яшәү урыны буенча Пенсия фонды идарәсенә яки РПФ ның рәсми сайтында мөрәҗәгать җибәрергә кирәк.
РПФ Идарәсенә мөрәҗәгать иткәндә стаж турында раслаучы документларны (хезмәт кенәгәсе, хезмәт килешүләре, приказлардан өземтәләр һәм сезнең стажны раслаучы башка документлар) күрсәтергә кирәк. Белгечләр документларны тикшерәчәк, аларга бәя бирәчәкләр, өстәмә документлар бирү мәсьәләләрен аңлатачаклар һәм җитешмәгән мәгълүматларны кертү өчен (исәпкә алу өчен) запрослар җибәрүдә булышлык күрсәтәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев