Чертуш авылында бик матур борынгы чара үткәргәннәр
Җәмгыять

Чертуш авылында бик матур борынгы чара үткәргәннәр

Язның иң матур көнендә балаларга авылыбызның иң борынгы йоласы «Кар суына » бару йоласы күрсәтелгән.

Чертуш авылында бик матур борынгы чара үткәргәннәр

Кар суы - иң йомшак су. Шуңа күрә, борынгы әби -бабаларыбыз бу суны яратып кулланганнар. Чөнки ул күз тигәннән, авыру-сырхаулардан да дәва булган. Мондый кар суын күбрәк җыеп калырга тырышканнар. Су алганда, теләкләр теләгәннәр. Суга килгәч, кардан ачылган урында күңел ачканнар: уеннар уйнаганнар, жырлаганнар, биегәннәр. Олылар  тәмле күмәч пешереп, балаларны сыйлаганнар, уңыш алып килүче Язны шулай каршы алганнар!

Яшәсен милли гореф-гадәтләребез, аларда халкыбыз мирасы.

Әлеге чара хакында Чертуш АМЙ мөдире Рәмзия Мусина хәбәр итә.

Чертуш авылында бик матур борынгы чара үткәргәннәр


Нет комментариев