Җәмгыять
“Чиста караш“
28 ноябрьдә технопаркта "IТ-парк" югары технологияләр өлкәсендә "Чиста караш" дип исемләнгән социаль экология рекламасының ачык республика яшьләр конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып үтте.
Араларыннан Яңа Чишмә гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Хөснуллина Илүзәне дә котладылар. Илүзә (җитәкчесе Тәслимә Галиуллина) "Видео, снятое на гаджет" номинациясендә 1 урынны яулаган, аңа I дәрәҗә диплом, кубок һәм кыйммәтле приз бүләк иттеләр.
Быел конкурска төрле номинацияләрдә Россия Федерациясенең 53 субъектыннан 1000 гә якын эш тәкъдим ителгән. Бүләкләү тантанасында ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты, "Яшел Россия" Гомумрәсәй иҗтимагый экология хәрәкәте президенты, шахмат буенча унике тапкыр чемпион калган Анатолий Карпов катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев