Иртәгә Әлмәттә республиканың кече нефть компанияләре тарафыннан 100 млн. тонна нефть чыгарылуга багышланган тантаналы чара үткәрелә, анда район башлыгы Вячеслав Козлов җитәкчелегендә безнең районнан да компания вәкилләре катнашачак.
Безнең район территориясендә 5 кече нефть компаниясе - "Троицкнефть" ЯАҖ, "Татнефтепром" ААҖ, "Шешмаойл" ИК" ҖЧҖ, "Тат РИТЭК нефть" ТПП һәм "ТрансОЙЛ" ҖЧҖ эшли. Ел саен алар тарафыннан район территориясендә 1,2 млн. тоннадан артык нефть чыгарыла һәм бу гомуми күләмдә зур өлеш булып тора.
Шушы нефть компанияләре район бюджетына төп салым түләүчеләр булып торалар (2015 елда НДФЛ сыйфатында 110,8 млн. сум акча керсә, быел 8 айда 83,6 млн. сум акча кергән), 600дән артык кешебезне эш белән тәэмин итеп, әйбәт хезмәт хакы түлиләр. Тагын бер мөһим нәрсә - нефтьчеләр районда үткәрелә торган чаралар һәм акцияләрнең (Сабан туйлары, "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" һ.б.) даими иганәчеләре булып торалар, хәйриячелек эшчәнлеге белән шөгыльләнәләр. Аларның саллы ярдәме белән районда дистәләгән чишмә төзекләндерелде, балалар бакчалары, "Факел" сәламәтләндерү лагеры ремонтланды, "Аҗаган" яшүсмерләр клубы өчен спорт инвентарьлары сатып алынды. Быел нефть компанияләре район үзәгендә, Красный Октябрьдә, Петропавел Бистәсендә су белән тәэмин итү системасын төзүне һәм ремонтлауны, Яңа Чишмәдә ял паркын төзүне өлешчә финансладылар.
"Шешмаойл" ИК" ҖЧҖ
Безнең районда бу җәмгыятьнең берничә бүлекчәсе бар, алар: "Шешмаойл" ЦДНГ, "Петрол-Сервис" ҖЧҖ, "Стрела - М" ҖЧҖ, "Пионер-2000" ЯАҖ, "Шешмастройсервис" АҖ һәм "Механика-Сервис" АҖ. Аларда 320дән артык яңачишмәле хезмәт куя һәм әйбәт кенә хезмәт хакы ала.
Җәмгыять хезмәткәрләре бораулау, скважиналарга хезмәт күрсәтү һәм җир асты ремонты (ә алар район территориясендә 200дән артык) кебек эшләрдә мәшгуль, "Стрела - М" ҖЧҖ нефтьчеләрне автотранспорт һәм кирәкле барлык махсус техника белән тәэмин итә. Районга ярдәм күрсәтү максатларында даими рәвештә транспорт һәм махсус техника бүлеп бирелә.
Компаниядә районның байтак халкы намус белән эшли. Алар арасында Яңа Чишмәдән слесарь - ремонтчы Шәүкәт Сабиров һәм нефть чыгару буенча оператор Леонид Макаров, Әдәмсәдән Рәфис Нотфуллин (рәсемдә) бар.
"Татнефтепром" АҖ
Безнең район территориясендә акционер җәмгыять нефтьчеләре 82 скважинага хезмәт күрсәтә. Нефть чыга торган урыннарны тирәнтен тикшерә башлаганнан бирле 1 млн. тоннадан артык "кара алтын" чыгарылган.
Нефтьчеләр хәйрия ярдәме күрсәтү кысаларында Җиңүнең 70 еллыгы елында безнең районга 400 мең сумнан артык акча бүлеп бирделәр, район Советы бинасындагы су һәм җылылык белән тәэмин итү системасын ремонтларга булыштылар, ел саен "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясендә катнашалар, Сабантуйларын, Яңа ел бәйрәмнәрен үткәргәндә химая ярдәме күрсәтәләр.
Нефть һәм газ чыгару буенча операторлар Акбүредән Рәфис Вәлиуллин һәм Марат Нуруллин, Яңа Чишмәдән Илдус Сибгатуллин компаниядә 15 елдан артык эшлиләр. Намуслы хезмәтләре өчен алар "Татнефтепром" АҖ-ның Мактау грамоталары белән бүләкләнгәннәр.
"Трансойл" ҖЧҖ
Бу җәмгыять "СМП - Нефтегаз" АҖ-нең бүлендек компаниясе булып тора. Эшчәнлекнең бөтен чорында 7 млн. тоннадан артык нефть чыгарылган, шул исәптә 500 мең тонна - Өргәнчәдә, монда 42 скважина бар.
Җәмгыятьтә барлык коллективның көйле эшләве оештырылган, монда 170 кеше эшли. Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен җәмгыять җитәкчелеге Рифкат Сәлимовны, Наил Идрисовны һәм Александр Николашинны билгеләп үтә.
Яңа Чишмә җирендә эшләгән еллар эчендә районга зур ярдәм күрсәтелгән: социаль инвестицияләр 14 млн. сум тирәсе тәшкил итә. Алар арасында Яңа Чишмә гимназиясен, "Аҗаган" спорт клубын (Зирекле авылы) яңартып төзү, аграр колледж филиалы бинасын ремонтлау, һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлгә (Зирекле авылы) реставрация ясау, шунда ук юлга асфальт түшәү, Өргәнчә авылында урамга ремонт ясау эшләре бар. Боларның барысы да "СМП- Нефтегаз" АҖ күрсәткән хәйрия ярдәме. Шулай ук бәйрәм чаралары үткәргәндә һәрвакыт бүләкләр дә бүлеп бирелә.
"ТатРИТЭКнефть" ТПП
Компания Яңа Чишмә районы территориясендә Мельников һәм Черемухово чыганакларыннан нефть чыгару белән мәшгуль. Анда 182 скважинага хезмәт күрсәтелә, быел 9 айда 20 мең тоннага якын нефть чыгарылган. Социаль проектлар конкурсы кысаларында "РИТЭК" районга чишмәләрне торгызу, төзекләндерүдә, мәктәпләр һәм балалар бакчаларын ремонтлауда, җиһазлар һәм инвентарьлар алуда зур ярдәм күрсәтә.
Нет комментариев