Җәмгыять

Гаиләләр ярышты

24 декабрьдә Тубылгы Тау авылында район мөхтәсибәте тарафыннан "Мөселман гаиләләре арасында зиһенле спорт ярышы" дип исемләнгән чара оештырылды.

Анда Әдәмсә авылыннан Яһудиннар, Акбүредән Насыйровлар, Яңа Чишмәдән Даутовлар, Акъярдан Хәйруллиннар, Тубылгы Таудан Әбдрәфыйковлар гаиләләре катнашты.
Район мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшраповның сәламләвеннән һәм вәгазеннән соң ярышның беренче этабы башланды. Һәр гаилә әгъзасы Коръән Кәримнән яттан бер сүрә әйтте һәм гаилә белән дини сорауларга җавап бирделәр. Шул арада иң нәни катнашучы Әскәр Насыйров әбисенә багышланган шигырен сөйләде.
Икенче этап спорт ярышлары белән дәвам итте: туп белән йөгерү, тылсымлы карандаш, мишеньгә туп ату, алкалы "хоккей" һ.б. Җюри әгъзалары ясаган нәтиҗәдән соң җиңүче дип Даутовлар гаиләсе танылды, икенче урында Хәйруллиннар, өченче - Яһудиннар.
Барлык катнашучылар да диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Иң нәни һәм иң өлкән катнашучы да призлар алды. Чара чәй табыны янында дәвам итте. Өйлә намазыннан соң барысы да күтәренке күңел белән өйләренә таралды.

Нет комментариев