Бөек Ватан сугышы ветераны Хәниф Зарип улы Зарипов Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итүгә әзер. Аның бәйрәм костюмы үтүкләп куелган, "Ватан сугышы" ордены һәм күп санлы медальләре чистартылган, аш өстәлен җиләк-җимеш һәм тәм-томнар тутырып тора: Тубылгы Тауда яшәүче Зариповлар өе хуҗаларының кунакчыллыгына чикләр юк.
Бәйрәм алды көннәрендә аларда кунаклар байтак...
Бөек Ватан сугышы ветераны Хәниф Зарип улы Зарипов Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итүгә әзер. Аның бәйрәм костюмы үтүкләп куелган, "Ватан сугышы" ордены һәм күп санлы медальләре чистартылган, аш өстәлен җиләк-җимеш һәм тәм-томнар тутырып тора: Тубылгы Тауда яшәүче Зариповлар өе хуҗаларының кунакчыллыгына чикләр юк.
Бәйрәм алды көннәрендә аларда кунаклар байтак булачак: район һәм җирле власть, социаль хезмәт вәкилләре, укучылар һәм аларның укытучылары, фотографлар, корреспондентлар котлау һәм бүләкләр белән киләчәк. Хәниф ага Зариповның үзен дә авылда үткән барлык чараларга һәм бәйрәмнәргә чакыралар. Ветеран һәрчак актив, кәефе күтәренке, авылдашлары, аеруча яшьләр белән бик рәхәтләнеп аралаша. Үткәннәр турында аларның сорауларына җавап биреп, сугышта ниләр күргәннәрен сөйли. Ә ул күпне күргән: 1942 елдан 1945 елга чаклы, союздаш республикаларны һәм безнең шәһәрләрне (Ленинград, Мурманск һ.б.) илбасарлардан азат итеп, ул Германиягә чаклы барып җиткән. Һәм җиңүдән соң да әле тагын өч ел авиаполкта хезмәт иткән.
-Мурманскида булганда бер генә төзек бина да күрмәдем, авиация һөҗүме үз эшен эшләгән. Бу шәһәрне минем оныгым Мөнир матур килеш күрде, ул 2000 елда анда хезмәт итте. Киләчәк буын беркайчан да сугыш җимерекләрен күрмәсен иде дип телим.
1943 елның мартында Волхов фронтында Мясной Бор авылы тирәсендә барган сугышта, ут эчендә калып, аларның взводы фашистлар атакасын кире кайтарган. 40 солдаттан бары икәү генә исән калалар - старшина һәм яралы Хәниф Зарипов. Башы яралану, контузия Хәниф ага Зариповны ярты елга диярлек сафтан чыгара. Тихвин хәрби-кыр госпитале табиблары ярдәме аркасында шул ук елның сентябрендә Ватанны саклау өчен ул кулына кабат корал ала. -Әтием дәваланган госпитальдә 35 елдан соң мин дә дәваландым, - дип, сөйли аның улы, хәрби пенсионер Равил Зарипов.
Ветеран күп кенә авылдашлары - сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре турында сөйли, ә аннан һичшиксез: "Әйдәгез, балалар, хәзер сезнең турыда сөйләшик, хәзер ватаныбызны сез саклаячаксыз, сез яшәячәксез һәм эшләячәксез. Без үзебезнең хәлдән килгәнне эшләдек инде. Чират - сезгә. Бу дөнья нинди булачак - анысы сездән тора", - ди.
Хәниф Зарип улы хатыны Минҗиһан белән дүрт бала үстергән, оныкларын һәм оныкчыкларын каршылаган йортта яши. Хатыны 7 ел элек вафат булган, ә өйдә бар нәрсә ул исән вакыттагыча, шунлыктан ветеранның дәүләт бүләк иткән яңа өйгә күчәсе дә килми. Ветеран үзе андый бүләктән баш тарткан, тик хакимияттәгеләр: "Тиешле, ал, яшә һәм сөен", - дип, сүзләрендә торганнар. 26 ел армиядә хезмәт итеп пенсиягә чыккан олы улы Равил хатыны белән Мәскәүдән авылга кайтырга уйлаган. Хәзер алар әтиләренең яңа йортында, каршы якта яшәячәкләр. Күршедә генә төпчекләре Рәис гаиләсе белән яши, аның улы Руслан Мәскәүдә яши - хәрби табиб. Әниләре үлгәч, әтиләрен ялгыз калдырмас өчен кызы Мәдинә ире белән әтисе янына күченгән. Аның тырышлыгы белән йорт пөхтә итеп җыештырылган, каралган, кунакчыл. -Мин балаларымнан канәгать, улларым, оныкларым, шулай ук армиядә хезмәт итүче һәм иткән авылдашларым белән горурланам, алар хәрби бурычларын үтәп, хәзер илебезне чәчәк аттыру өстендә көч куялар, - дип сөйли ветеран.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев