Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң яхшы комбайнчыларга премияләр тапшырылды

Яңа чишмә муниципаль район Советының 16 декабрьдә булып узган 55 нче утырышында район Советының 2020 елга перспектив планы, 2020 һәм киләсе 2021 һәм 2022 елларга район бюджеты расланды. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды.

 

Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутатлары Шамил Яһудин һәм Алсу Тарханова катнашты.
Район Советының 2020 елга перспектив планы турында информация белән район башлыгы урынбасары Надежда Попкова чыгыш ясады. Киләсе елда Совет утырышларында 77 мәсьәләне карау планлаштырыла. Алар район тормышының барлык өлкәләренә (мәгариф, мәдәният, авыл хуҗалыгы, төзелеш, бюджет һ.б.) кагыла. Депутатлар 2020 елга планны бертавыштан расладылар.
Аннан соң районның финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина 2020 елга район бюджеты турында информация белән чыгыш ясады. Аның чыгышын Шахмай авыл җирлеге башлыгы Ильяс Гаризов, мәгариф бүлеге начальнигы Александр Еронтьев һәм контроль-хисап палатасы рәисе Роман Губкин тулыландырды. Нәтиҗәдә депутатлар 2020 елга район бюджетын керем һәм чыгым өлешләрендә 485,5 млн. сум күләмендә расладылар, ягъни дефицитсыз.
Совет утырышында шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семенякның дәүләт гаилә сәясәтен тормышка ашыру буенча чаралар планының үтәлеше турындагы мәгълүматы тыңланды. Ул торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү, гаилә мөнәсәбәтләрендә рухи-әхлакый традицияләрне саклау, гаилә иминлеге һәм балалар күзәтчелеге профилактикасы, гаиләләргә социаль ярдәм чаралары, балаларның ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру, социаль әһәмияткә ия чаралар уздыру мәсьәләләренә кагылды.
Аннары депутатлар берничә норматив-хокукый актны карадылар һәм тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.
Аннан соң бүләкләү тантанасы булды. Район башлыгы Вячеслав Козлов нәтиҗәле хезмәте һәм республиканың финанс системасы үсешенә зур өлеш кертүе өчен ТР Финанс министрлыгы Казначылык департаментының Яңа Чишмә районы территориаль бүлеге җитәкчесе Константин Семенякка ТР Президенты Рәхмәтен тапшырды. «Татарстан Милли проектлары-2019» республика фотоконкурсының муниципаль этабы нәтиҗәләре буенча  дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән җиңүчеләр Рамилә Халикова, бертуган Камил һәм Илдар Салиховлар, Сергей Голубев, Ольга Роменская һәм Софья Хорькова бүләкләнде.
ТР Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова ТР Үзәк сайлау комиссиясе бүләкләрен тапшырды.
ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау эшен уңышлы әзерләгән һәм үткәргән өчен 2311 нче номерлы участок сайлау комиссиясе (УСК) рәисе Наталья Ведякина ТР Үзәк сайлау комиссиясенең (ҮСК) Мактау билгесе белән бүләкләнде, район территориаль сайлау комиссиясе секретаре Наталья Попковага ТР ҮСК нең Мактау грамотасы, 2298 номерлы УСК секретаре Надежда Кучинская һәм 2307 нче номерлы УСК рәисе Светлана Сапаревага ТР ҮСК нең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Комбайнчылар арасында республика конкурсы йомгаклары буенча районның иң яхшы 8 комбайнчысы акчалата премияләр белән бүләкләнде. Вячеслав Козлов һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Леонид Богомолов комбайнчылар Владимир Гаревка («Закрома» ҖЧҖ), Михаил Барсуков («Козлова М.И.» КФХ) һәм Евгений Елесинга («Закрома» ҖЧҖ) район Советының Рәхмәт хатларын һәм 60 мең сумлык сертификатлар тапшырдылар.
Владимир Нестеровка («Агро-Основа» ҖЧҖ), Александр Кочетов,  Алексей Козлов, Владимир Мишутинга (барысы да «Закрома» ҖЧҖ дән) һәм Евгений Клюшкинга («Козлова М.И.» КФХ) Рәхмәт хатлары һәм 35 мең сумлык сертификатлар бирелде.
Район ярышлары йомгаклары буенча комбайнчылар арасында абсолют лидер булып «Акрос-580» комбайнында 2989 тонна ашлык суктырган Владимир Гарев танылды. Аңа төп бүләк – «Фиат-Альбеа» автомобиле тапшырылды.
 

Азат МУСИН.Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев