Иң яхшылары билгеләнде
Җәмгыять

Иң яхшылары билгеләнде

“Яңа Чишмә хәбәрләре” газетасы редакциясе 2019 елның 1 нче ярты еллыгына язылу нәтиҗәләре буенча почтаның иң яхшы хезмәткәрләренә истәлекле бүләкләр тапшырды.


Район газетасына язылу буенча (2018 ел белән чагыштырганда һәм җирлектәге йортлар санына пропорциональ рәвештә) Акъяр, Екатерина, Черемухово Бистәләре һәм тагын берничә җирлектә күрсәткечләрнең яхшы булуы билгеләп үтелде.
Бүләкләр тапшырылганда почта элемтәсенең Екатерина бүлекчәсе начальнигы Елена Ерашова һәм Черемухово бүлекчәсе почтальоны Татьяна Наумовалар билгеләп үткәнчә, “районка”ны, нигездә, урта яшьтәге кешеләр һәм пенсионерлар яздыра, тиражның артуына ташламалы яздыру ункөнлекләре дә булыша икән. Алар шулай ук 2019 елның 2 нче ярты еллыгына 1 апрельдән башланучы язылу кампаниясендә дә абунәчеләр санын арттырырга тырышачакларын әйттеләр (кызганычка каршы, почта элемтәсенең Акъяр бүлекчәсе начальнигы Гөлнур Сабирова килә алмады, аңа бүләк эш урынында тапшырылды).
Без намуслы эшләүләре өчен барлык почта хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез, чираттагы язылу кампаниясен үткәрүдә дә аларның актив булуларына өметләнәбез, ул 1 апрельдән башлана.
Азат МУСИН
 


Нет комментариев