Яңа Чишмә Интернат-йортында Гаилә көнен билгеләп үткәннәр
Гаилә - бер-берсен яраткан һәм кайгырткан кешеләрдән тора.
«Без дә бу бәйрәмне билгеләп үттек. Чөнки мондый көннәрдә Интернат-йортта яшәүчеләр якыная, туганлаша, коллектив зур гаиләгә әверелә», - дип яза безгә социаль эш буенча белгеч Гүзәлия Мостафина.
- Гаилә - бер-берсен яраткан һәм кайгырткан кешеләрдән тора. Без биредә яшәүчеләр белән әңгәмә үткәрдек, күңелле уеннар оештырдык, ә чара ахырында «Минем йортым» биремен үтәдек - шарны (өйне) өрдек, аннары шарда фломастер белән кеше фигураларын ясап, «өйне» яшәүчеләр белән тутырдык».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев