Яңа Чишмә районында ике ай эчендә 8,7 литр легаль булмаган алкогольле продукция алынган
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында ике ай эчендә 8,7 литр легаль булмаган алкогольле продукция алынган

Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында территориаль орган белгечләре ЭЭБ хезмәткәрләре белән берлектә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча 4 контроль чара үткәргәннәр.

Тикшерүләр барышында гамәлдәге законнарны бозуның 5 очрагы ачыкланган:
Өйдә җитештерелгән спиртлы продукцияне сату - 3 очрак; тиешле лицензиясез алкогольле продукцияне сату - 1 очрак; тиешле документлары булмаган алкогольле продукцияне сату - 1 очрак.
Легаль булмаган әйләнештән 8,7 литр алкогольле һәм спиртлы продукция алынган.
2022 елның 10 мартында кабул ителгән «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында»гы 336 номерлы РФ Хөкүмәте Карары нигезендә мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 2 кисәтү игълан ителгән. 
«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан алкогольле продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендәге закон бозу фактлары турында мөрәҗәгатьләр кермәгән.
Ачыкланган закон бозу фактлары буенча түбәндәге чаралар күрелгән:
- ТР Чистай шәһәр суды тарафыннан РФ КоАПның 14.17.1 ст. 1 ө. буенча 15 000 сумлык бер карар;
Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясенең Чистай территориаль органы.
8-(84342)-5-49-85


Нет комментариев