Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә халкы мәгариф өлкәсендәге коррупция турында нинди фикер йөртә

2023 елның апрелендә балалары районның белем бирү учреждениеләренә йөрүче ата-аналар арасында социаль сораштыру үткәрелгән иде.

Сораштыруда барлыгы 212 кеше катнашкан.

Сораштыручыларның 95,3%ы быел район мәгариф системасында коррупция күренешләренә юлыкмаганын билгеләп үткән.  Әмма 21 респондент чәчәкләр, сувенирлар, конфетлар, канцелярия товарлары һәм акча рәвешендә ришвәт бирергә туры килүе хакында әйткән. Сораштыруда катнашучыларның 7,6 проценты мәгариф системасында аффилирланган затларны (туганнарын яки дусларын) җәлеп итү белән бәйле вазыйфадан файдалану очраклары хакында белүен хәбәр иткән.

Респондентларның 3,8%ы районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә (балалар бакчаларында) балага урын алу белән бәйле проблемалар барлыгын билгеләп үткән.

Мәктәп яки балалар бакчалары ихтыяҗларына мәҗбүри акча җыю практикасы кулланыламы дигән сорауга 72,2% биредә мондый практика юк дигән, 21,2% бу сорауга җавап бирергә кыенсынган, ә 6,6% мондый практика бар дип әйткән.

Респондентларның 18%ы мәгариф системасында коррупция күренешләре күпкә кимегән, 12,8%ы исә барысы да шул ук дәрәҗәдә калган, ә 2,4%ы коррупция күпкә арткан дип саный. Сораштырылучыларның 66,8%ы  әлеге сорауга җавап бирергә кыенсынганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев