Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа ФАП - яңа мөмкинлекләр

Красный Октябрь поселогында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Красный Октябрьдә шатлыклы вакыйга булды - фельдшер-акушерлык пунктының яңа бинасы ачылды. Модульле ФАП сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү буенча максатчан программа кысаларында төзелгән.

ФАП мөдире Ольга Шилова ФАПның яңа бинасында беренче эш көненнән алган тәэсирләре белән уртаклашты:

«Бу авыл халкы һәм без - сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре өчен, әлбәттә, бик кыйммәтле бүләк.  Монда иркен, якты, җылы, барлык җиһазлар да яңа. Хәзер без авыруларны кабул итүне сыйфатлырак алып бара алабыз, ә бит безнең ФАПка 422 кеше беркетелгән.

Моннан тыш, безнең хәзер күз басымын контактсыз үлчәү, кан анализларын ясау, йөрәк кардиограммасын төшерү мөмкинлеге бар. ФАП Интернетка тоташтырылган һәм хәзер бездә һәрвакыт РҮХ белән элемтәгә керү мөмкинлеге булачак, шул исәптән кирәкле белгеч белән киңәшләшү өчен видеоэлемтә режимында да».

Наталья Максимычева Красный Октябрь ФАПында ике ел шәфкать туташы булып эшли: «Яңа ФАПның ачылуын без сабыр итеп көттек һәм менә бу вакыйга булды да. Биредә эшләү уңайлы һәм безнең пациентлар да үзләрен яхшы хис итәчәк, чөнки алар өчен барлык көнкүреш шартлары да каралган. Бүген ФАП ачылышы гына түгел, яңа бинада беренче эш көне дә әле. Иртә белән без инъекцияләр ясау өчен берничә пациентны кабул иттек.  Кешеләр заманча җиһазларга һәм кабинетлардагы уңайлыкларга гаҗәпләнделәр».

Красный Октябрьдә ФАПның рәсми ачылышына җирле халык җыелган иде, авыл халкын бу вакыйга белән котларга район башлыгы Вячеслав Козлов, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов, Яңа Чишмә РҮХнең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская килде.

Авыл халкын Яңа ел һәм авылда булган мөһим вакыйга белән котлап, район башлыгы әлеге ФАПның безнең районда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү максатчан программасы кысаларында төзелгән 14 ФАП булуын билгеләп үтте.

«Программа кече торак пунктларда һәм илнең ерак территорияләрендә яшәүчеләрне медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеге белән тәэмин  итүгә юнәлдерелгән. Пункт сигнализация һәм янгын куркынычсызлыгы системалары белән җиһазландырылган, мәгълүмати коммуникацияләргә - телефон һәм Интернетка тоташтырылган.

Шушы көннәрдә ФАП эшенә лицензия алынды һәм бүген без аңа старт бирәбез. Хезмәткәрләрнең үз пациентларын ачык йөз белән кабул итүләрен, ә халыкның сирәгрәк чирләвен, бирегә авыруларны профилактикалау өчен генә килүләрен теләр идем». 

Наталья Роменская авыл халкына үзенең мөрәҗәгатендә аларның үз сәламәтлекләре турында күбрәк кайгыртуларына, үз-үзләрен дәвалау белән шөгыльләнмәүләренә, ә ешрак шушы медицина учреждениесенә килүләренә өмет белдерде. Беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен ФАПта барлык шартлар да тудырылган.  

Красный Октябрь авыл җирлеге башлыгы Владимир Захаров үз эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарганнары өчен төзүчеләр бригадасын  Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Вячеслав Козлов, Наталья Роменская, Ольга Шилова, Наталья Максимычева һәм Татьяна Ивановалар халыкның «Ура-а-а-а!!!» дип кычкырган тавышлары астында ФАП ишегендәге кызыл тасманы кистеләр.

Бу вакыйганы «Если хочешь помочь - помоги» җыры белән билгеләп үттеләр.  Аны сәламәт яшәү рәвешен иң актив пропагандалаучылар - физкультурачылар, мәдәният йортының «Гармония» иҗат коллективы башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев