Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янина Логинова: «Мин балачакта борчак рәсеме төшкән күлмәк турында хыялландым»

Әдәмсә авылыннан Янина Романовна Логиновага 12 майда 95 яшь тулды.

Янинаның бала чагы Украинаның Житомир өлкәсендә узган, анда ул поляк -немец интернациональ гаиләсендә туа. Аның әтисе Роман Шрейтер урманчы булган, сугыш алдыннан (1935 елда) аны Россиягә, ә аннары Татарстанга җибәргәннәр, анда ул һөнәре буенча Ширәмәт урманчылыгында эшләгән.

«Без ул вакытта чагыштырмача яхшы яшәдек, гаиләдә биш бала булсак та, ашарыбызга, өс һәм аяк киемнәре бар иде, ә менә матур күлмәкләр турында инде хыялландык кына.  Сугыш бетәчәгенә һәм аннан соң әти миңа борчак рәсеме төшкән күлмәк сатып алачагына мин нык ышандым. Ләкин 1944 елда әти безне ташлады, яшь һәм баласыз хатынга китте, - дип сөйли Янина Романовна. - Ул вакытта без, балаларның, олысына 17, ә иң кечесенә 10 яшь иде. Игелекле кешеләр әниебезгә һәм тиз арада «җитлегергә» мәҗбүр булган балаларга Әдәмсә урманчылыгында эш табарга ярдәм иттеләр. 15 яшемдә мин инде өлкәннәр белән бертигез эшләдем һәм яхшы хезмәт хакы алдым, әмма күлмәк турындагы уй арткы планга күчте», - дип уртаклашты юбиляр әби тормышка ашмаган хыялы турында.

Барлык туганнары һөнәр алып, үз-үзләрен тәэмин итә башлагач кына, Янина үзенә яңа киемнәр сатып ала алган, ләкин алар арасында борчаклы күлмәк булмаган.  Нигә? Бу сорауга җавап бирү җиңел түгел. Бәлки, ул күңелендә шушы бүләкне нәкъ менә әтисе кулыннан алырга теләгәндер.

1952 елда Янина Степан Логиновка кияүгә чыга. Тора-бара яшьләр бергәләп зур йорт җиткерәләр, Степан исә шушы йортны бар тырышлыгын куеп бизи: төнлә бүлмә уртасында такталарны шомартып, ышкылап бизәкләр ясаган һәм йортның фасадына, түбә фронтоннарына урнаштырган, иң матур бизәкләр тәрәзә капкачларында барлыкка килгән. Тыштан йорт - уенчык кебек матур булган, ә эчтә тырыш, тыңлаучан, әти-әниләренә бары тик шатлык кына китергән алты бала үскән. Бу йортның хуҗасы 27 ел элек бакыйлыкка күчкән булса да, балалар тырышлыгы һәм кайгыртучанлыгы белән әтиләре ясаган бизәкләр бүген дә оныкларны сөендерә.

«Әниебез яшьли вафат булган ике улын җирләде, күптән түгел тагын бер кыз туганыбыз йөрәк чиреннән якты дөнья белән хушлашты. Өебез инде күптән элек шау-гөр килеп торган тавышлардан һәм оныклар көлүеннән тынып калды. Кайчандыр әнинең тугыз оныгы әби-бабасы янында җәйге каникулларын үткәрде. Ә бүген алар озакка кайта алмыйлар, балаларын, ә кайберләре оныкларын алып кайталар. Әнинең 17 оныкчыгы бар, оныкчыкларының да балалары бар  инде - алар өчәү»,- дип сөйли Янина Романовнаның кызы Александра Степановна.

Май бәйрәмнәрендә әбиләрен Җиңү көне һәм якынлашып килүче юбилее белән котларга оныклары Люба, Надя, Женя, Максим кайтканнар, күп итеп чәчәкләр, бүләкләр алып килгәннәр, алар арасында борчак рәсеме төшкән күлмәк тә булган... Янина түтинең балачак хыялы бит ул.  Бу күлмәкне кигәч, күзләрендә күз яшьләре күренгән, димәк ул 95тә булса да, үз хыялын онытмаган…

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев