Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игелек һәм мәрхәмәт көне

Яңа Чишмә районында 2023 елның 1 октябренә 70 яшькә җиткән 1074 кеше яши.

Өлкән яшьтәге, 75 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга (бездә аларның саны 682 кеше) өлкәннәр ункөнлеге дәвамында азык-төлек җыелмалары таратылачак. 

Халыкара өлкәннәр көне һәм ункөнлек кысаларында байтак чаралар узачак

«Кайгырту» ХСХКҮ белгечләре өйдә социаль хезмәтләр алучы 132 өлкән кешене бәйрәм белән котлаячак. Ункөнлек дәвамында социаль хезмәт алучы 8 кеше үзләренең туган көннәрен билгеләп үтә, аларның берсе — тыл хезмәтчәне Шәрифҗанова Рәшидә Габдулла кызы 2 октябрьдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Белгечләр аларны бу мөһим вакыйга белән, һичшиксез, котлаячаклар. Моннан тыш, алар хезмәт күрсәтелүче өлкәннәрнең фатирларында һәм йортларында генераль җыештыру үткәрәчәкләр, кышка яшелчәләр әзерләргә ярдәм итәчәкләр.

«Өлкән буын» проекты буенча «Демография» милли проекты кысаларында 65 яшьтән өлкәнрәк булган ялгыз кешеләрне диспансеризация узу, шул исәптән авыруларны ачыклау өчен өстәмә скрининглар үткәрү өчен, РҮХгә алып килү һәм кайтару оештырыла. 25 сентябрьгә шул рәвешле 1112 кеше китерелгән. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Зирәклек, игътибар, кайгырту бәйрәме» чарасын үткәрәчәк.

Игелек һәм мәрхәмәт көне

Картлар һәм инвалидлар өчен Интернат-йортта көзге фотозона булдырылачак. Концерт программасы һәм котлаулар белән анда районның иҗат коллективлары киләчәк. Балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре «А жизнь остается прекрасной всегда» концертын, ә Яңа Чишмә урта мәктәбе укучылары — «Күңелләрне җылы сүз белән җылытабыз» чарасын тәкъдим итәчәк.

Игелек һәм мәрхәмәт көне

Кино челтәре монда нәфис фильм күрсәтәчәк, аз хәрәкәтләнүче өлкәннәр өчен «Икәү бергә чәй эчик» акциясе үткәреләчәк. Ә 3 октябрьдә РМЙ хезмәткәрләре БСМ педагоглары белән берлектә рәсем сәнгате буенча «Көзге яфраклар» дигән мастер-класс оештыралар. 5 октябрьдә «Гомер көзе алтын булсын» дигән котлау видеоролигы күрсәтеләчәк, аның программасына музей күргәзмәсе, фотозона, әдәби композиция һәм концерт программасы керәчәк. 

Игелек һәм мәрхәмәт көне

6 октябрьдә «Олимп» УСЗда «Өченче яшь» пенсионерлар Спартакиадасы узачак.

РҮХ өлкән яшьтәге кешеләрдә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча агарту эшен оештыра, алар арасында гриппка каршы вакцинацияне дәвам итәчәк. Күрсәтмәләр буенча өйгә барып медицина ярдәме күрсәтеләчәк, өлкән яшьтәге кешеләргә РҮХ тарафыннан медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты, ФАПлар тарафыннан пенсионерларны дарулар белән тәэмин итү буенча анкета-сораштыру үткәрелә. Районның ерак авылларында яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә патронаж оештырылачак һәм мохтаҗ пенсионерларга — РҮХнең элеккеге хезмәткәрләренә шефлык ярдәме күрсәтеләчәк.

Мәктәпләрдә «Еллар безне куркытмый» темасына сыйныф сәгатьләре узачак, педагоглар балалар белән «Картлыкны хөрмәт итәргә кирәк» темасына әңгәмә корачак. «Минем яраткан әбием һәм бабам» фотокүргәзмәсе, ветераннар — мәктәпләрнең элеккеге укытучылары белән очрашу оештырылачак. Декада дәвамында укучылар өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләренә килеп, аларга йорт яны участокларын тәртипкә китерергә ярдәм итәчәкләр. 

Мәдәният учреждениеләре шулай ук Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итүдә бик актив катнашачак.

Китапханәчеләр китап күргәзмәләре оештырачак, өлкән яшьтәге китап укучыларга журналлар һәм китаплар белән киләчәкләр, клуб хезмәткәрләре белән берлектә өйдә «Йөрәктән йөрәккә!» дигән котлау акциясе узачак. Китапханәләр һәм клублар базасында концерт программалары, ял кичәләре һәм очрашулар, сәхнә ветераннары белән түгәрәк өстәлләр, «Оста куллар» һәм башка исемдәге мастер-класслар, авылдашларның иҗади эшләре күргәзмәләре узачак. 

Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре музей буенча хәйрия экскурсияләре оештыралар. Кунакларга районда туып-үскән кешеләр ясаган әйберләрдән күргәзмә тәкъдим ителәчәк. 
7 октябрьдә район үзәгендә Өлкәннәр көненә багышланган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. 

Районда «кайнар линия» телефоннары эшләячәк, алар буенча өлкән яшьтәге гражданнар үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча киңәшләшә алачак (телефон номерларын безнең сайтта карагыз).

Өлкәннәр көне яшьләргә кеше мөнәсәбәтләренең кыйммәте, тугрылык, бурыч, җаваплылык һәм фидакарьлек хисләре турында искә төшерергә тиеш. Өлкәннәр турында кайгырту безнең йөрәкләрдә игелек, рәхмәтле була белү, шәфкатьлелек һәм саф күңеллелек хисләре тәрбияли.

Игелек һәм мәрхәмәт көне

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев