Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Интернет аша ТКХ өчен түләү-бу уңайлы

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен дистанцион рәвештә бер тапкыр булса да түләүчеләр почта бүлекчәләрендә һәм банкларда чират торырга теләмиләр инде.

Әмма бердәм исәп-хисап үзәге үткәргән анализ күрсәткәнчә, электрон хезмәтләр аша түләү (әйтик, октябрь аенда) тапшырыла торган счет-фактураларның 37,3 процентын гына тәшкил итә.
Торак - коммуналь хуҗалык хезмәтләре аша түләү өлкәсендә иң алга киткәннәре - Зирекле-58 %, Акъяр-57,2%, Петропавел Бистәсе - 54,5 %, Красный Октябрь-51,9%, Акбүре - 46%, Буревестник - 43,2%, Чабаксар  АҖ - 40,6%. Ә менә Әдәмсә һәм яңачишмәлеләр исә искечә почта аша түләүне өстен күрә, бу максатларда интернеттан әлеге җирлекләрдә  дә халыкның 30 проценттан да кимрәге файдалана.
Сораштырылган яңачишмәлеләрнең кайберләре (пенсионерлар гына да түгел) интернетка ышанмый, дөресен әйткәндә, куркалар, акча урынына китмәс, диләр, икенче өлеше – субсидия алучылар: аларга мөһер белән түләү турында квитанцияләр кирәк, өченчеләре – почта бүлекчәсенә яки банкка гадәти походларны үзгәртергә теләмиләр. Ә менә халыкның «алдынгы» өлеше интернет файдасына нинди дәлилләр китерә: «Дәүләт хезмәтләре аша түләү – вакыт һәм көч экономиясе ул».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев