Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Июль аеннан россиялеләр яңа пенсия кагыйдәләре буенча пенсиягә чыга башлады

2019 елдан Россиядә картлык буенча иминият пенсиясен һәм дәүләт тәэминаты буенча пенсияне билгеләү хокукын бирә торган гомуми билгеләнгән яшьне акрынлап арттыру башланды. Үзгәрешләр 10 ел дәвамында этаплап башкарылачак һәм 2028 елда тәмамланачак.


Күчеш чорының беренче берничә елында пенсия яшенең яңа параметрларына җайлашуны махсус ташлама – пенсияне яңа пенсия яшеннән ярты елга иртәрәк билгеләү тәэмин итә. Ташлама 1964-1965 елда туган һәм 1959-1960 елда туган ир-атларга кагыла. Ташламаларны исәпкә алып, яңа нигезләр буенча пенсия 2019 елда билгеләнәчәк: 55,5 яшьлек хатын-кызларга һәм 60,5 яшьлек ир-атларга. Ягъни, 2019 елның июленнән (алга таба да) картлык буенча иминият пенсиясе 1964 елның гыйнварында һәм соңрак туган хатын-кызларга һәм 1959 елның гыйнварында һәм соңрак туган ир-атларга билгеләнә.
   Россия Пенсия фонды, яңа законнарны исәпкә алып, гомуми билгеләнгән пенсия яшенә җиткән гражданнарга картлык буенча иминият пенсияләрен билгели башлады.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, 2019 елда пенсиягә чыгу өчен кимендә 10 ел стаж һәм 16,2 пенсия балл кирәк.
Искәртеп узабыз, пенсия яшен арттыру инвалидлык буенча пенсияләргә кагылмый – алар тулы күләмдә саклана һәм, инвалидлык төркеме билгеләгәндә, яше нинди булуга карамастан, эшкә яраклылыгын югалткан кешеләргә билгеләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев