Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Казан Кремлендә Татарстандагы иң яхшы гаиләләрне хөрмәтләделәр. Кабул итү республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше катнашында узган

Татарстандагы үрнәк гаиләләрне тантаналы шартларда кабул итү Казанда ел саен үтә. Яңа Чишмә районыннан әлеге кабул итүдә Зирекле авылыннан күп балалы Айрат һәм Айгөл Хамәтвәлиевлар гаиләсе катнашкан.

Алар 16 елдан артык бергә, дүрт бала тәрбиялиләр. Айрат Минвәли улы  Зирекле лицее директоры булып эшли, ул район башлыгы гранты (2015 ел), “Иң яхшы директор – 2017“ дип аталган ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы гранты иясе булып тора. Ул җитәкләгән лицей – милли белем бирү буенча ресурс үзәге, А.М. Хамәтвәлиев җитәкчелегендә укучыларны химия, физика һәм биология  буенча олимпиадаларга  әзерләүдә 2015 елдан уку елы нәтиҗәләре  буенча алдынгы булып тора.
Айгөл шул ук лицейда укучыларга инглиз теленнән белем бирә, “Сыйныф җитәкчесе – 2017“ район конкурсы лауреаты булып тора, лицейда җәмәгать эшләрен оештыруда актив  катнаша.
Хамәтвәлиевларның олы улы Нурислам – 9 сыйныф чыгарылыш укучысы, уку отличнигы, олимпиадаларда җиңүче, химиядән ТДИ-ны 100 % ка үтәгән, волейбол һәм футбол белән мавыга.
Кызлары Динә – 8 сыйныф укучысы, ударник, экология һәм татар әдәбияты буенча олимпиадаларда җиңүче, йөзү белән шөгыльләнә, кулинария белән мавыга.
Кечкенә балалары Таһир (5 сыйныфта) һәм Ясминә (1 нче сыйныфка бара) дә спортны һәм әти-әниләренә булышырга яраталар.
Хамәтвәлиевлар гаиләсе бик тату һәм хезмәт сөючән. Үз йортларында яшиләр, ул 2009 елда АПК программасы буенча төзелгән. Хуҗалыкта мал-туар үрчетү – гаиләнең яраткан шөгыльләренең берсе булып тора. Аларның 4 баш МЭТ, казлары һәм тавыклары бар.
Бу гаилә сәламәт тормыш рәвеше алып бара, барысы да спорт белән шөгыльләнә. Алар “Авыл яшьләре“ дип аталган җәйге спорт уеннарында уңышлы чыгыш ясаганнар. Гаилә башлыгы Айрат Хамәтвәлиев 2016 елда “Ел хатын-кызы.  Ел ир-аты: хатын-кыз карашы“ район конкурсында лауреат  булган. Алар авылда да, районда да абруйлы гаилә булып тора.
Хамәтвәлиевлар гаиләсе республиканың үрнәк гаиләләре очрашуына чакырылуларына һәм җылы кабул итүләре өчен Татарстан Президентына, район җитәкчелегенә һәм район хатын-кызлар Советына бик  рәхмәтле.
Азат  Мусин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев