Белем бирү учреждениеләренә 14 млн. сумнан артык кирәкле җиһазлар сатып алынган.
2021 елда Казанда «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 76нчы һәм 11нче номерлы мәктәпләр җиһазландырылган. Әлеге эш «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында алып барылган.
Белем бирү учреждениеләренә 14 млн. сумнан артык кирәкле җиһазлар сатып алынган. Моннан тыш, биредә логопед, психолог һәм дефектолог кабинетлары тулысынча яңартылган. Аларда сенсор бүлмәләре, интерактив логопед өстәлләре, диагностик коррекция - үсеш комплекслары һәм уникаль җиһазлар барлыкка килгән.
Хезмәт остаханәләренә станоклар, тегү машиналары, үтүкләү системалары һәм җайлаштырылган савыт-саба сатып алынган.
Өстәмә белем бирү кабинетларына җайлаштырылган музыкаль инструментлар алынган. Барлык кабинетлар да Smart интерактив комплектлары, ноутбуклар һәм төсле күп функцияле җайланмалар белән җиһазландырылган.
Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты тәкъдиме белән 2019 елдан башлап тормышка ашырыла.
Нет комментариев