Алдагы Бөтенроссия халык санын алу 2010 елда булды. Узган елларда илдә 40 миллионга якын демографик вакыйга (туу, үлем, никах һәм аерылышу, яңа яшәү урынына күчү) булды.
2020 елгы халык санын алу үзгәрешләр масштабын бәяләргә ярдәм итәчәк һәм Россия җәмгыяте структурасы турында кыйммәтле белем чыганагы булачак.
Бөтенроссия халык санын алу 2020 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр илнең бөтен территориясендә узачак. Халык санын алуда катнашу-ирекле эш. Россиядә, күп кенә чит илләрдән аермалы буларак, җанисәптә катнашудан читләшкән өчен бернинди җәза да юк. Исәпкә алу кәгазьләре бары тик сораштырылучылар сүзләреннән генә тутырыла, аларны раслау өчен бернинди документлар да кирәк түгел.
Сорауларга күчкәнче, исәпкә алучы кеше 2020 елның 1 октябрендә 0 сәгатьтә йорт хуҗалыгында даими яшәгән яки вакытлыча анда торучыларны санап чыгаруны сорый. Әмма исәпкә алу кәгазенә исәпкә алучы хуҗалыкның һәр әгъзасының номерын гына күчерәчәк. Яшәүчеләрнең исемлеге кемне дә булса ике тапкыр яки, киресенчә, исәпкә алынмыйча калмасын өчен кирәк.
Булачак Бөтенроссия халык санын алуның беренче нәтиҗәләре 2020 елның декабрендә билгеле булачак.
Халык санын алуны үткәрү өчен төп әзерлек чараларының берсе - адреслы хуҗалык, ягъни һәр торак бинада һәм административ бинада номер билгесе булырга тиеш. Номер билгеләре җөп саннар рәтендәге корылмаларның сул ягында, так саннар рәтендәге корылмаларның уң ягында (урам башыннан хәрәкәт итү барышында карасак, корылма торышыннан сул һәм уң як өчен) урнашкан. Шулай ук урамнарның тулы исеме күрсәткече (аншлаг) урам башында, чатларда һәм тыкрыкларда билгеләнә.
2020 елның 1 февраленә Яңа Чишмә районы буенча 43 аншлаг эленгән, бу җитешмәгән һәм алмаштыруны таләп итүче аншлаглар санының 26% ын тәшкил итә. 299 данә номер билгеләре эленгән, бу җитешмәгән номер билгеләренең 26% ын тәшкил итә. Адреслы хуҗалык буенча эш дәвам итә.
Нет комментариев