Куркынычсыз юл Иң мөһиме - балаларның иминлеге
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында АҖ башлыклары, мәктәп директорлары катнашында актуаль һәм мөһим мәсьәләләр каралды.
Утырышны район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Комиссия утырышы яңа уку елы башланыр алдыннан узды һәм, нигездә, тикшерелгән мәсьәләләрнең күбесе балаларның юлларда иминлеген тәэмин итүгә кагылды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе, ЮХИ буенча комиссия рәисе Ринат Фәсахов җәйге каникул вакытында мәктәп яны лагерьлары, балалар уен мәйданчыкларының эшләвен билгеләп үтте. Анда даими рәвештә тематик профилактика дәресләре, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча конкурслар үткәрелгән һәм бу да балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен яхшыртырга ярдәм итә.
Үз чыгышында мәгариф бүлеге начальнигы Анна Бутина нәкъ менә шушы мәсьәләләргә кагылды. Җәйге чорда нинди чаралар үткәрелгән, яңа уку елында тагын ниләр эшләргә кирәк — боларның барысы да аның мәгълүматларында җентекләп бәян ителде.
Әдәмсә мәктәбенең ЮИД (юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары) отряды җитәкчесе Алсу Тухбеева яшь инспекторлар белән эш тәҗрибәсе, киләчәккә планнары белән уртаклашты.
ЮХИ ДБУ территориаль идарәсе начальнигы урынбасары Альберт Гыйльфанов мәгариф учреждениеләре янындагы урам-юл челтәренең торышы һәм балаларның ИМЧлардан (индивидуаль мобильлек чаралары) — электр самокатлар, скутерлар, мопедлар, мотоциклларда йөрү мәсьәләләренә тукталды. 16 яшькә кадәрге балалар ИМЧ руле артына бөтенләй утырырга тиеш түгелләр. Республикада балалар белән берничә фаҗигале очрак булды инде.
Районда нинди юл эшләре башкарылган, норматив таләпләр буенча, бигрәк тә мәгариф учреждениеләре янында ачыкланган каршылыклар ничек бетерелә — бу хакта «Главтатдортранс» ДКУ кураторы Рәшит Әшрапов хәбәр итте.
Агымдагы елның 8 аенда безнең районда аварияләрнең торышын ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИнең хокук бозуларны теркәү үзәге начальнигы Руслан Вәлиев анализлады. Кызганычка каршы, Әдәмсә янындагы юл чатында коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә кешеләр, шул исәптән балалар һәлак булды. Хәзер бу юл чатында светофор урнаштыру мәсьәләсе хәл ителә.
— Яңа уку елы башлану белән балаларның иминлегенә аерым игътибар бирергә, аларны яктылыкны кайтаручы элементлар белән тәэмин итәргә кирәк, — дип билгеләп үтте Ринат Фәсахов.
Район башлыгы Вячеслав Козлов мәктәп автобусларына, аларның техник торышына тиешле игътибар кирәклеген ассызыклады. «Балалар юлда басып торырга тиеш түгел, автобуслар җылы, төзек булырга, балаларны һәрвакыт укытучы озата барырга тиеш», — дип билгеләп үтте ул.
Утырыш ахырында «Куркынычсыз тәгәрмәч» республика конкурсының район этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Беренче урын Әдәмсә мәктәбенә, икенче урын — Тубылгы Тау, өченче урын — Ленино мәктәбенә бирелде. Узган уку елы нәтиҗәләре буенча Красный Октябрь мәктәбе отряды ЮИДның иң яхшы отряды булып танылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов һәм ЮХИ ДБУ хезмәткәрләре Альберт Гыйльфанов һәм Алина Филиппова җиңүчеләргә күп функцияле җайланмалар һәм принтерлар тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев