Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ленино авыл китапханәсендә «Җинаять һәм яшүсмер» профилактик сәгате үткәрелгән

Хокук бозуларны профилактикалау һәм укучыларның хокукый грамоталылыгын арттыру максатыннан, әйдәп баручы китапханәче «Җинаять һәм яшүсмер» профилактик сәгатен үткәргән.

Мәктәп укучылары яшьләр арасында иң киң таралган хокук бозулар турында, аларга һәм аларның әти-әниләренә моның өчен нинди җинаять һәм административ җаваплылык булуын, тәкъдим ителгән материалдан егетләр һәм кызлар балигъ булмаганнарның хокуклары, җаваплылыкның нинди төрләре барлыгын һәм аяныч нәтиҗәләргә ничек юлыкмаска икәнен белгәннәр. Әйдәп баручы китапханәче кискен ситуацияләрдә үз-үзеңне тоту буенча киңәшләр биргән, яшүсмерләрнең тормыш тәҗрибәләре җитмәве, үз-үзеңне контрольдә тота алмаулары тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеген искәрткән. Егетләр үз тормышларында дөрес сайлау ясарлар һәм аларның гомерләре озын, бәхетле, ә тормышлары ирекле  булыр, дип өметләнәсебез килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев