Ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында 17 беренче сыйныф укучысы, 2-11 сыйныфларда белем алучы күп балалы, аз керемле гаиләләрдән 63 укучы, шулай ук күп балалы 15 гаилә хәйрия ярдәме алган.
Район башлыгы Вячеслав Козлов әлеге игелекле эштә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт сүзләрен җиткерә.
Барлыгы 750 мең сумнан артык хәйрия ярдәме җыелган һәм алар барысы да ияләренә барып ирешкән.
Иганәчеләр арасында «Шешмаойл» (100 мең сум), «Татнефть» нефть компанияләре (100 мең сум), «Алексеевскдорстрой» ААҖ (100 мең сум), «Татэнергосбыт» АҖ (100 мең сум), «ТНП-Зюзеевнефть» АҖ (50 мең сум), «Нефтегаз» СМП (50 мең сум) бар.
Мәктәп укучыларына ТР Дәүләт Советы депутатлары Ш. Г. Яһудин, Р. Х. Сөләйманов, А. А. Тарханова, район башлыгы В. М. Козлов, аның урынбасары Н. И. Попкова, район башкарма комитеты җитәкчесе Р. Р. Фәсахов, аның урынбасарлары А. Л. Еронтьев, Л. К. Исхакова, Р. Х. Габетдинов, район Советы аппараты җитәкчесе И. Х. Фәйзуллин, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Л. Е. Богомолов, «Мостовик», «Агро-Основа», «Закрома», «АгроРаздолье», «Петрол-сервис» ҖЧҖләре, «Скоков Н. А.» КФХ, Яңа Чишмә мәчете һәм чиркәве, район Башкарма комитеты бүлекләре начальниклары — А. И. Бутина, Г. А. Носова, М. А. Магомедова, Д. Н. Кәбирова, социаль яклау бүлеге начальнигы Н. Н. Гурьева, Ак Барс Банкының " 2 нче номерлы Чистай өстәмә офисы" җитәкчесе И. В. Козлова, БСМ директоры И. Н. Слимова, ҮКС директоры В. Н. Семеняк, ҮКС директоры С. В. Мартышова, ЗАГС секторы мөдире А. Р. Миръякупова, музей директоры Г. А. Талаева, палата рәисләре — Р. А. Губкин, Н. А. Завалишина, Н. В. Попкова, КФҮ җитәкчесе Г. И. Муратшина, райгаз начальнигы В. А. Дунаев, «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы баш редакторы А. В. Мусин, ҮСИ җитәкчесе В. А. Прыткова, РФ һәм ТР казначылыгының территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре — О. Н. Соловьева һәм К. Г. Семеняк, район прокуроры Р. А. Гизятов, РҮХ баш табибы вазыйфаларын башкаручы Н. А. Роменская, «Татэнергосбыт» район бүлеге начальнигы М. А. Шешолин, Яңа Чишмә электр челтәрләре начальнигы И. Р. Хисмәтуллин, ЭЭМ начальнигы А. Н. Митрясов, КМС заводы директоры Н. И. Портнов, ТКХ МУП начальнигы А. В. Иванов, төзелеш оешмалары җитәкчеләре - Ш. Ш. Сабиров, Е. А. Клюев, нотариус Г. Б. Скокова, спорт мәктәбе директоры О. Л. Роменская, Акбүре, Екатерина, Черемухово, Ленино авыл җирлекләре, клублар һәм мәктәпләр, ветберләшмә начальнигы А. М. Никитин, янгын сүндерү часте начальнигы А. А. Канафин, ОНД җитәкчесе А. С. Завалишин, суд приставлары хезмәте начальнигы С. В. Бутин, «Аматис» мәгариф үзәге (Чистай шәһәре).
Хәйрия акциясенә йомгак ясау көнендә ЮХИ ДБУ профилактика бүлеге начальнигы Алина Филиппова беренче сыйныф укучыларына яктылык кайтаручы элементлар белән аяк киеме һәм канцелярия товарлары өчен капчыклар тапшырды.
Район башлыгы Вячеслав Козлов район газетасы аша барлык иганәчеләргә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде, барысына да ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләде.
Нет комментариев