Марина Минаева: «Үземнең һөнәрем өчен әниемә рәхмәтлемен»
25 март - Мәдәният хезмәткәре көне.
Иҗади һөнәр ияләре мәдәниятне киң массаларга гына таратмый, алар үз хезмәтләре белән илнең рухи мирасын саклыйлар һәм арттыралар. Бу эштә балалар сәнгать мәктәпләре педагогларына да зур роль бирелгән.
Һөнәри бәйрәм, мәдәният хезмәткәре көне алдыннан без Яңа Чишмә БСМнең баян буенча югары категорияле укытучы Марина Минаева белән очраштык һәм сөйләштек.
Марина Николаевна үзенә 18 яшь булганда балаларны музыканы яратырга өйрәтә башлый. Ташкент музыка училищесын тәмамлаганнан соң, туган шәһәре Навои музыка мәктәбенә укытучы итеп җибәрелә. Ул анда эшләгән 9 ел дәвамында күп кенә укучылары төрле музыкаль конкурслар лауреатлары булалар.
1994 елда Марина ире белән аның туган ягына Яңа Чишмәгә күченә һәм бәхеткә мондагы музыка мәктәбендә аның өчен эш була.
Декрет ялыннан соң Марина Яңа Чишмә гимназиясенә музыка укытучысы булып эшкә чыга һәм 8 ел укучыларны музыканы тыңларга гына түгел, ә аны ишетергә, аңларга һәм музыкаль инструментлар ярдәмендә матур көйләр чыгарырга өйрәтә.
2003 елда Марина Минаевага баян буенча укытучы вазыйфасын тәкъдим итәләр һәм ул ризалаша.

Педагоглар һәм укучылар өчен җайлы бинада, җиһазландырылган кабинетларда 20 ел хезмәт кую дәверендә эш итү күпкә уңайлыланган, кызыклы үткән, бирегә балалар дәрескә бару бурычыннан чыгып түгел, ә зур теләк белән йөргәннәр.
Профессиональ культуралы, күп кенә уңай сыйфатларга ия булган грамоталы укытучы һәр укучысына да җиңел якын килә, аны музыка коралын җентекләп өйрәнергә этәрә. Аның укучыларының иҗади казанышлары тупланмасында район, республика дәрәҗәсендәге конкурслардан алып халыкара дәрәҗәдәге конкурслар һәм фестивальләрдә җиңүче дипломнары очраклы гына бирелмәгән.
Уен коралында уйнарга өйрәнү - ул бик күп күнекмәләр системасы. Моны балалар өчен җиңел эш дип әйтеп булмый. Алар арый, әти-әниләр балаларының берәр нәрсәсе килеп чыкмаганда борчылалар. Марина Николаевна мондый очракларда алар өчен кирәкле сүзләр таба белә һәм балаларга уен коралында уйнарга өйрәнүне дәвам итәргә кирәк булуны дәлилли торган күп сәбәпләр китерә. Һәм аларның иң мөһиме - баш миенең үсеше, үз-үзеңне дисциплиналау һәм ихтыяр көче булу.

«Әгәр сезнең балагыз алга таба музыкант булмаса да, ул башка профессиональ өлкәдә уңышлы кеше булачак. Сездән бүген балаларыгызны аңлау һәм аларга ярдәм итү генә кирәк, - дим мин укучыларның әти-әниләренә», - дип сөйли Марина һәм ул нәрсә турында сөйләгәнен яхшы белә. «8 яшемдә әнием мине музыка түгәрәгенә алып килде. Ә анда мине музыка мәктәбенә алып барырга киңәш иттеләр. Әйе, җиңел булмады, ләкин әниемнең сабырлыгы ярдәмендә музыка минем һөнәремә әверелде һәм инде менә 38 ел мин музыка дөньясында яшим.
Безнең чыгарылыш сыйныф укучыларының күбесе музыкант һөнәрен сайламаса да, алар инде матур сәнгать дөньясына ияләшкән, әлеге дөнья эчендә яшиләр һәм алар уңышлы. Бүгенге укучыларым, элеккегеләре кебек үк, төрле конкурсларда җиңүчеләр һәм лауреатлар булалар. Узган ел безнең укучыларыбыз Бөгелмәдә уздырыла торган «Звезды из завтра» дигән яшь музыкантлар республика иҗат программасына эләктеләр. Шуннан соң минем хәзерге укучым Григорий Темников «La Primavera» Казан камера оркестрының баш дирижеры Рөстәм Абязов чакыруы буенча оркестр составында уйнады. Әлеге концерт номерының язмасы ютубта мәңгегә сакланачак.

Әмма Гриша балачактан ук хәрби булырга тели,

аның абыйсы Степан Темников узган уку елында вакытыннан алда ике музыка классын тәмамлады һәм баян белән аккордеонда уйный белә. Ул техниканы үз итә һәм бәлки музыканы яхшы ишетә торган инженер булыр.
Бу ел да уңышлы башланды: «Камская мозаика» фестивалендә Григорий Темников һәм Риназ Харрасов 3 дәрәҗә һәм 1 дәрәҗә лауреат булдылар.


Марина Николаевна Минаева үзе дә профессионал булуга ирешкән, аның укытучы хезмәте күп кенә дипломнар һәм Мактау грамоталары белән билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев