«Минем смартфон» финанс грамоталылыгы сәгате
2 сентябрьдә Горшково авыл китапханәсендә өлкән яшьтәге кешеләр өчен «Минем смартфон» танып белү сәгате уздырылган.
Чараның максаты — пенсия яшендәге гражданнарның мәгълүмати грамоталылыгын формалаштыру, көндәлек тормышта заманча технологияләрне кертеп, өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту. Китапханәче мобиль интернетны кулланып, коммуналь хезмәтләр өчен ничек түләргә, челтәр кибетләре карталарыннан ничек файдаланырга, шулай ук Интернет челтәрендә сак аралашу һәм кәрәзле телефон белән сөйләшкәндә мошенниклар ятмәсенә эләкмәү ысуллары турында сөйләгән һәм күрсәткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев