Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мөхтәсибәт йомгак ясады

Узган атна ахырында Яңа Чишмә мәчетендә район имамнары җыелышы булды, анда мөхтәсибәтнең 2019 елдагы эшенә йомгак ясалды.

Район имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов үз чыгышында районда үткәрелгән барлык чараларны санап үтте, мәчетләргә ярдәм итүләре өчен район җитәкчелегенә һәм химаячеләргә рәхмәт белдерде, имамнарның эшенә бәя бирде һәм агымдагы елга бурычлар белән таныштырды.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Кама аръягы зонасы казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров җыелышта чыгыш ясап, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның сәламләвен укыды һәм мөхтәсибәт эшенә уңай бәя бирде.
Бу хакта район Советы Аппараты җитәкчесе Илдар Фәйзуллин да үз чыгышында билгеләп үтте. «Үткәрелә торган барлык чаралар да бик файдалы, халыкны, бигрәк тә яшьләрне рухи тәрбияләүдә ярдәм итә», - дип ассызыклады ул, барлык мөрәҗәгатьләрне һәм үтенечләрне канәгатьләндерергә тырыштылар һәм алга таба да бер-берсенә ярдәм итеп эшләргә кирәк, дип өстәде.
Район аксакаллар шурасы (советы) рәисе Раиф Мохтаров барлык мәчетләрдә дә шундый совет җитәкчеләрен сайлау турында мәгълүмат бирде һәм агымдагы елга эш планы белән таныштырды.
Җыелыш ахырында иң актив дин әһелләренә мөхтәсибәтнең Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Аларга Тубылгытау һәм Зирекле мәчетләре имамнары Гарәфетдин Кадыйров һәм Ильяс Сөләйманов, шулай ук мөхтәсибәтнең уку өлеше өчен җаваплы Раил Фагизов һәм район мөслимәләр берләшмәсе җитәкчесе Рамилә Вәлиуллиналар лаек булды.
Җыелыштан соң чәй табыны янында барлык мәчетләргә дә 2020 елга китаплар һәм календарьлар өләшенде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев