Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Намуслы шоферлар

Октябрьнең соңгы якшәмбесендә Автомобильчеләр көне билгеләп үтелә

Яңа Чишмә районында намуслы шоферлар шактый. Алар арасында Яңа Чишмәдәге КМС заводы шоферлары Фәнис Җиһаншин һәм Сергей Степанов та бар.

Фәнис Җиһаншинның машина йөртү стажы 24 елдан артык тәшкил итә. Соңгы өч елда ул КМС заводында КамАЗ шоферы булып эшли.

Намуслы шоферлар

Ул, нигездә, заказчылар буенча заводның әзер продукциясен (май, коры сөт) ташу белән мәшгуль.

— Продукцияне Татарстан, Башкортостан, Чувашия шәһәрләре буйлап таратам, — ди Фәнис. — Ә заводка безнең продукция өчен тартмалар, капчыклар һ.б. алып кайтам. Рәхәтләнеп эшлим, эш шартлары бик яхшы -җылы гараж, телевизор, суыткыч, микродулкынлы мич бар. Запас частьләр белән дә проблема юк, хезмәт хакы тотрыклы һәм начар түгел.

Сергей Степановның 20 елга якын машина йөртү стажы бар. Ул инде менә ел ярым «Газель» микроавтобусында эшли. Аның бурычы — завод хезмәткәрләрен торак пунктлардан алып килү һәм кайтару.

Намуслы шоферлар

-Ул беркайчан да соңга калмый, автобус һәрвакыт чиста, каралган, ә үзе барлык эшчеләр белән итәгатьле, — диләр Сергей турында КМС заводы хезмәткәрләре.

КМС заводы директоры Николай Портнов та ике шоферның да намуслы, тырыш булуын билгеләп үтте. «Берәр шоферны теге яки бу сәбәпләр аркасында алыштырырга кирәк булганда, безнең бернинди проблемаларыбыз юк», — ди Николай Иванович.

Фәнисне һәм Сергейны, шулай ук барлык автомобиль йөртүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз, нык сәламәтлек, тигез һәм куркынычсыз имин юллар телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев