Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Очрашу - киңәшмә булды

10 октябрьдә Яңа Чишмә авылында биш муниципаль район вәкилләре катнашында яшьләр белән эшләү буенча Чистай һәм Түбән Кама епархияләре бүлекләренең очрашу-киңәшмәсе булып үтте. Очрашуда катнашучы делегатлар Яңа Чишмәдәге Изге Троица чиркәвенә җыелды. Чиркәү башлыгы Петр атакай киңәшмәдә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдереп, безнең благочиниеда күптән түгел булдырылган яшьләр бүлеге, башкалар...

10 октябрьдә Яңа Чишмә авылында биш муниципаль район вәкилләре катнашында яшьләр белән эшләү буенча Чистай һәм Түбән Кама епархияләре бүлекләренең очрашу-киңәшмәсе булып үтте.
Очрашуда катнашучы делегатлар Яңа Чишмәдәге Изге Троица чиркәвенә җыелды. Чиркәү башлыгы Петр атакай киңәшмәдә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдереп, безнең благочиниеда күптән түгел булдырылган яшьләр бүлеге, башкалар кебек үк, нәтиҗәле эшләр дип өметләнәм, диде. Аннан очрашуда катнашучылар Ленино авылына юл тоттылар, анда җирле гыйбадәтханәдә булдылар. Аның башлыгы Алексий атакай чиркәүнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде һәм киңәшмәдә катнашучыларны изге, нәтиҗәле эшләргә өндәде.
Ленино авылы клубында очрашуның рәсми өлеше узды, анда барлык районнар да узган кварталдагы чаралар буенча үз иҗади отчетларын тапшырдылар. Район җитәкчелеге исеменнән сәламләү сүзе белән район Советы аппараты җитәкчесе Илдар Фәйзуллин чыгыш ясады.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Павел (Чурашов) атакай карарны укыды һәм районнарга эш (йөкләмә) тапшырды. Киңәшмә азагында Яңа Чишмә благочиниесының яшьләр бүлегенә килүче яңа кешеләрне хөрмәтләделәр, аларның һәрберсенә "Яшьләр бердәмлеге" дип аталган значок бирелде. Эшмәкәр Т. Черняева тарафыннан оештырылган төшке аш вакытында очрашуда катнашучылар благочиниеның алдагы эш планнарын бергәләп карадылар. Очрашу-киңәшмә "Жемчужина" бассейнының конференц-залында төгәлләнде, анда символик тотем Түбән Кама районына тапшырылды, чираттагы очрашу ноябрь аенда анда узачак.
Евгения ЯНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев