Декада кысаларында районда күп кенә чаралар узачак.
Яңа Чишмә районында 70 яшьтән өлкәнрәк 1316 кеше яши. 405 кеше 80 яшьлек юбилеен үткәрде, 88 кеше - 90 яшьтә, ә районның иң өлкән кешесе - Архангел Бистәсеннән Екатерина Ершовага 17 июльдә 100 яшь тулды.

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында безнең районда шактый чаралар узачак.
Авыл клублары һәм китапханәләре «Рәхмәт әйтү көне», «Җылы сүз бүләктән кадерлерәк», «Күңелләрне җылы сүзләр белән җылытыйк» темаларына әдәби сәгатьләр, чәй эчүләр, концерт программалары һ. б. очрашу – кичәләр үткәрәчәк.
6 октябрьгә шулай ук Үзәк китапханәдә күңел ачу программасы һәм чәй эчү планлаштырылган.
Район мәдәният йортында 6 октябрьдә «Картаямыни соң йөрәк?» бәйрәм концерты һәм «Супер әби» һәм «Супер бабай» конкурслары үтәчәк.
Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында фотозона ясалачак, балалар-яшүсмерләр мәктәбе, мәдәният йортлары һәм клубларның иҗат коллективлары концертлар һәм котлаулар белән чыгыш ясаячак. Шулай ук биредә балалар сәнгать мәктәбе укытучылары «Көзнең ачык буяулары» брошкасы ясау буенча мастер-класс үткәрәчәк.
«Чишмәле» яшьләр үзәгендә өлкәннәргә көндәлек эшләрдә адреслы ярдәм күрсәтү өчен «Гипс ваза» мастер-классы һәм «Игелек атналыгы» үткәрү планлаштырыла.
Район музейларында өлкән буын осталары эшләреннән «Гомернең алтын чоры» һәм «Алтын яшь – алтын куллар» күргәзмәләре узачак.
Район мәктәпләрендә өлкән буынга хөрмәт, өлкәннәрнең тәҗрибәсе һәм зирәклеге кыйммәтләре турында балалар белән класс сәгатьләре-әңгәмәләр узачак.
Өлкәннәр көнендә «Олимп» спорт залына өлкән буын кешеләре түләүсез керә алачак. Биредә шулай ук «Өченче яшь» спартакиадасы кысаларында өлкәннәр арасында ярышлар да планлаштырылган.
«Кайгырту» үзәге белгечләре «Кайгырту» акциясе кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтүче өлкәннәрнең барысына да патронаж ясаячак.

Ункөнлек буе «Кайнар линия» телефоннары эшли, анда өлкән яшьтәге гражданнар кызыксындырган сораулар буенча консультация сорап мөрәҗәгать итә ала.
Телефоннар эш көннәрендә 8-17 сәгатьләрдә эшли: үзәк район хастаханәсе – 2-27-37, социаль яклау бүлеге – 2-41-18, мәдәният бүлеге – 2-29-91, социаль фонд – 2-25-81.
Өлкәннәр декадасы өлкән һәм яшь буын арасындагы мөнәсәбәтләрнең кыйммәтен искә төшерүгә юнәлдерелгән, ә өлкәннәрне кайгырту йөрәкләребездә рәхмәт хисләре һәм шәфкатьлелек тәрбияли.
Нет комментариев