Р Дәүләт алкоголь инспекциясе хәбәр итә: Яңа Чишмә районында алкогольле продукцияне сату арткан
2023 елның беренче 6 ай нәтиҗәләре
Район үзәгендә алкогольле продукцияне 10 сәүдә объекты ваклап сата, шулардан - Татспиртпром АҖнең 1 сәүдә объекты һәм 9 коммерцияле оешма.
Авыл җирлекләрендә алкогольле продукцияне 27 сәүдә объекты ваклап сата, шулардан 13 сәүдә объекты - Татспиртпром АҖнеке, 2 сәүдә объекты - «Яр Чаллы сәүдә базасы» ҖЧҖнеке (Татпотребсоюз) һәм 12се - коммерцияле оешма сәүдә объектлары.
Агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында алкогольле продукция 9,5 мең дал күләмендә сатылган (2022 елда - 8,1 мең дал), узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда үсеш - 17%. Шул исәптән: Татарстан Кулланучылар берлеге предприятиеләре тарафыннан алкогольле продукция 0,18 мең дал күләмендә сатылган (2022 елда - 0,23 мең дал), сату 25%ка кимегән. Фирма челтәре буенча 1,9 мең дал сатылган (2022 елда - 1,4 мең дал), үсеш - 34%; коммерция структуралары тарафыннан 7,5 мең дал сатылган (2022 елда - 6,5 мең дал), үсеш - 15%.
Читтән кертелә торган алкогольле продукциягә (һәм аракыга) килгәндә, сатуның 20 һәм 36%ка артуы күзәтелә.
Республикада җитештерелгән алкогольле продукцияне (Татарстан аракысын да) сату 12%ка арткан.
Җан башына алкогольле продукцияне сату күләме 7,4 л тәшкил иткән - узган ел дәрәҗәсенә карата 106%.
Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүгә, әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясенең Чистай территориаль органы.
8-(84342)-5-49-85 кунелган
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев