Һәр хатта балалар рәхмәте
Җәмгыять

Һәр хатта балалар рәхмәте

Яңа Чишмә башлангыч мәктәбенең өченче сыйныф укучылары үзләренең якташларына - солдатларга хатлар язганнар.

Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Солдатка хат яз» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылдылар.

«2020 елның 10 мартында без балаларга бүгенге көндә Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итүче якташларыбызга хатлар язарга тәкъдим иттек», - дип сөйли музей директоры Татьяна Холина. Балалар бу тәкъдимне шатланып кабул иткәннәр, тик хат язу җиңел эш түгел икән. Шулай да алар бу гадәти булмаган биремне үтәгәннәр.

Балалар солдатларга ни турында язганнар соң?

Хатларда алар үзләре, үз планнары һәм хыяллары турында сөйләгәннәр, мәктәп тормышы турында язганнар. Һәр хат рәсемнәр һәм котлаулар белән бизәлгән, шулай ук хәрби хезмәткәрләргә Россия халкының тынычлыгын саклаулары, гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдергәннәр.

Солдатка хат язу күп бала өчен бик мөһим һәм җаваплы эш булып чыккан. Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре балаларның ихлас хатлары хәрби хезмәткәрләргә авыр хезмәтләрендә берничә шатлыклы минут алып килер һәм алар, һичшиксез, вакыт табып, укучыларга үзләренең җавап хатларын юлларлар дип өметләнәләр.


Нет комментариев