Черемухово Бистәсенең «Березка» балалар бакчасында район семинары булып узган.
«Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә белем бирү процессында заманча инновацион сәламәтлек саклау технологияләре» семинары 21 февральдә узган. Анда районның балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәгариф бүлеге методисты Ләйсән Әхмәтшина, мәгариф бүлеге начальнигы Анна Бутиналар катнашкан.
Семинарның ничек узуы турында «Березка» балалар бакчасы мөдире Елена Корнева сөйли.
«Черемухово мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл кунакларын җылы каршы алып, аларны коймаклар һәм хуш исле чәй белән сыйладылар.
Семинарда катнашучыларны беренче сыйныф укучылары, «Березка» балалар бакчасы мөдире һәм авыл җирлеге башлыгы сәламләделәр, алар барысын да Халыкара туган телләр көне белән котладылар.
Югары категорияле тәрбияче Лариса Миронова «Я здоровье берегу, быть здоровым я хочу» дигән ачык физкультура дәресе үткәрде. Яссы табанлылыкны һәм умыртка баганасындагы тайпылышларны профилактикалау буенча әлеге дәресләр балаларга бик ошый, алар күнегүләрне һәрвакыт бик теләп башкаралар.
Тәрбияче Ольга Корнева балалар һәм аларның әти-әниләре белән «Сәламәтлеккә ачкыч» дигән квест-уен уздырды. Бу мавыктыргыч уен барысында да яхшы тәэсирләр калдырды.
Беренче категорияле тәрбияче Марина Овчинникова кече төркем балалары белән «Сәламәтлекне саклау технологияләре» мастер-классын үткәрде.
Яңа Чишмәнең «Ландыш» балалар бакчасы тәрбиячесе Резеда Фәйзуллина «Укыту-методика комплексын гамәлгә ашыру кысаларында рус телле балаларны татар теленә өйрәтү дәресләрендә сәламәтлек саклау технологияләре» дигән эшлекле уен уздырды.
Яңа Чишмәнең «Теремок» балалар бакчасы тәрбиячесе Рамилә Сөләйманова «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның физик сәламәтлеген ныгытуда сәламәтлек саклау технологияләре» темасына үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Яңа Чишмәнең «Крепыш» балалар бакчасы тәрбиячесе Светлана Темникова, Петропавелның «Солнышко» балалар бакчасы тәрбиячесе Олеся Соловьева, Яңа Чишмәнең «Ландыш» балалар бакчасы тәрбиячесе Венера Залакова, Әдәмсәнең «Алсу» балалар бакчасы тәрбиячесе Ольга Степанова, Акбүре авылының «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Рафисә Шәйхетдиновалар да шул ук темага мастер-класслар күрсәтте.
Түгәрәк өстәл артында семинар эше буенча фикер алышу барышында методист Ләйсән Әхмәтшина актив катнашулары өчен барысына да рәхмәт белдерде һәм алга таба эшләү буенча файдалы киңәшләрен бирде.
Мәгариф бүлеге начальнигы Анна Бутина семинар эшен югары бәяләде һәм һәр педагог балалар сәламәтлеген саклау, ныгытуда үз алымнарын куллана, дип билгеләп үтте».
















Нет комментариев