Районда өлкәннәр ункөнлеге актив үтәчәк
Җәмгыять

Районда өлкәннәр ункөнлеге актив үтәчәк

1143 өлкән кешегә аерым игътибар күрсәтеләчәк.

2022 елның 1 октябренә Яңа Чишмә районында 70 яшькә җиткән 1143 кеше яши.

Өлкәннәр көне яшьләргә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр кадере, тугрылык, бурыч һәм җаваплылык хисләре турында искәртү максатыннан билгеләп үтелә.

Халыкара өлкәннәр көне кысаларында ункөнлек дәвамында (1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр) алар хөрмәтенә төрле чаралар булып узачак:

- Шушы көннәрдә юбилейларын билгеләп үтүче юбилярларны котлау;

- «Кайгырту» ХСХКҮ белгечләре үз карамагындагы кешеләренең өйләрендә җыештырачак;

- «Кайнар линия» телефоннары эшләячәк;

- «Игътибар һәм хөрмәт бәйрәме» чарасы оештырылачак;

-  Интернат йортта ункөнлек дәвамында «Күңелләрне җылы сүзләр белән җылытыйк» дигән зур программа үткәреләчәк;

- РҮХ сәламәт яшәү рәвеше буенча агарту эшен оештырачак, шулай ук мобиль бригадалар белән  өйгә барып медицина ярдәме күрсәтәчәк;

- белем бирү учреждениеләрендә - «Картлыкны хөрмәт итәргә кирәк» һ. б. сыйныф сәгатьләре, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләрнең ишегалды территорияләрен җыештыруны да оештырачаклар;

- мәдәният учреждениеләре: клублар, музейлар, китапханәләр күргәзмәләр, концертлар, экскурсияләр әзерлиләр;

- Өченче яшь университеты үз ишекләрен ачачак: уку елын ачу Халыклар дуслыгы үзәгендә булачак;

- РМЙ һәм БСМ 3 октябрьдә «Ә тормыш һәрчак матур» бәйрәмен үткәрәчәкләр;

 - 4 октябрьдә - мәдәният йортында «Ә йөрәкләр һаман яшь» концерты;

- 8 октябрьдә Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан ярминкә булачак.


Нет комментариев