Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда яңа мәдәни үзәк һәм спорт мәйданчыгы ачылды

Республика көнендә – 30 августта районда тантаналы шартларда Рус Чабаксарында күпфункцияле мәдәни үзәк һәм Красный Октябрьдә яңа спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылды.

Соңгы 7 елда районда республика программасы буенча ел саен мәдәни үзәкләр төзелә һәм 30 августта тапшырылган объект инде җиденче яңа мәдәни үзәк булып тора.
ШЭ Мио Манукян төзүчеләре әлеге матур  бинаны берничә ай эчендә төзегән. 50 урынга исәпләнгән клуб һәм китапханәне үз эченә алган яңа күпфункцияле үзәктә  (КФҮ) мәдәни-массакүләм чаралар үткәрү өчен барлык  шартлар да булдырылган. КФҮ территориясендә  керү юлында кызыл тасманы кисү хокукы ТР буенча Россия ФСС РО идарәчесе урынбасары Камил Фатыйхов, район башлыгы Вячеслав Козлов, район  башкарма комитет  җитәкчесе Ринат Фәсахов, җирле АҖ башлыгы Сергей  Моляков һәм Мио Манукяннарга бирелде. Аларның барысы да төзүчеләргә, мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт белдереп, Рус. Чабаксары халкын Республика  көне һәм әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан  кайнар котладылар.
- Шунысы  сөендерә, республика  программалары хәтта халкы аз  булган торак пунктларда да тормыш шартларын яхшырту мөмкинлеге  бирә, - дип билгеләп  үтте үз котлавында Вячеслав Козлов. - Әлеге  авылда яңа ФАП, хәзер менә яңа клуб, су белән тәэмин итү системасы ремонтланган, урамнарга вак таш-комлы катнашма салынган. Боларның барысы өчен дә без республикабыз җитәкчелегенә рәхмәтле.
Төзүчеләр Саркис Халакян һәм Валерий Константиновларга  объект төзелешенә зур өлеш кертүләре өчен район исеменнән Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр  тапшырылды.
Тантаналы шартларда Мио Манукян  клуб директоры Альбина Гусляровага (рәсемдә) яңа күпфункцияле үзәкнең символик ачкычын тапшырды, бина озак хезмәт итсен һәм беркайчан да буш тормасын, дигән теләкләрен дә җиткерде.
Аннан соң халык  тулы тамаша залында районның иҗат  коллективлары концерты булып үтте.
Шулай ук әлеге бәйрәм көнендә Красный Октябрьдә дә сөенечле вакыйга булып узды -  яңа балалар  спорт мәйданчыгы ачылды. Аны тантаналы төстә  ачу чарасында Вячеслав Козлов, Ринат Фәсахов, аның урынбасарлары, “Кулон“ а/ф җитәкчесе Рафис Хамәдиев һәм байтак кына красныйоктябрьлеләр катнашты.
Район башлыгы  үзенең котлау сүзендә мәйданчыкта һәрчак төрле уеннар һәм ярышлар үткәрелеп торсын диде, яшь спортчыларга туплар җыелмасы бүләк итте, төзелеш эшендә булышучыларга рәхмәт белдерде. Һәрчак даими ярдәм иткәне  өчен электр челтәрләре начальнигы Харис Хөсәеновка аерым рәхмәт белдерде. Ринат Фәсахов аңа Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды (рәсемдә). Җирле АҖ башлыгы Владимир Захаров ярдәм иткәне өчен Рафис Хамәдиевка Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды.
Һичшиксез, районда яңа объектлар ачылу белән әлеге авылларда мәдәният һәм спорт тормышы җанланыр. 
Башка рәсемнәрне безнең novoshishminsk.ru сайтында карый аласыз.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев