Республика көне. Яңа Чишмәдә аны ничек билгеләп үттеләр...
Яңа Чишмәдә Республика көненә багышланган бәйрәм 30 августта тантаналы шартларда мәдәният һәм ял паркында узды. Халык та байтак җыелган иде.
Әлеге бәйрәмне тантаналы төстә үткәрү өчен яңачишмәлеләрнең һәм район кунакларының сәбәпләре байтак. Төп сәбәп - бу Республикабызны һәм, әлбәттә инде, аның халкын хөрмәтләү.
Сәламләү һәм котлау сүзләреннән соң район башлыгы Вячеслав Козлов “Кулон“ агрофирмасыннан машина белән сөт саву операторлары Валентина Корнева һәм Любовь Масловага Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Шулай ук район башлыгы БСМ укытучысы Александр Немцовны, РЭЭЧ начальнигы Кадрия Насыйрова, “Кулон“ агрофирмасы агрономы Юрий Нестеровны да үз исеменнән Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Гаилә парлары Ленинодан Дмитрий һәм Наталья Демидовлар (50 ел бергә), Рифгат һәм Сәкинә Фәсаховларны (55 ел бергә) тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алдылар. Вячеслав Козлов аларга бүләкләр тапшырды, ә бәйрәмне алып баручылар әлеге гаилә парлары турында яшьләр өчен кызыклы һәм үрнәк булырлык нәрсәләр турында сөйләделәр.
Сәхнә түренә күптән түгел балалары туган яшь гаиләләр күтәрелде, бу: Яңа Чишмәдән Рамазановлар һәм Таеровлар, Рус. Чабаксарыннан Носовлар һәм Архангел Бистәсеннән Петровлар. Котлау һәм ана капиталына сертификатлар тапшыру өчен сәхнәгә район башлыгы урынбасары Надежда Попкова һәм Пенсия фонды бүлеге начальнигы Лилия Хираҗевалар чакырылды. Яшь гаиләләргә сертификатлар белән чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр дә тапшырылды.
2018 елның 30 августы 14 яшьләре тулган һәм паспорт алган ун яңачишмәле өчен икеләтә тантаналы һәм истәлекле көн булды. Зөлфия Кыямова, Ольга Буйнякова, Анастасия Ефимова, Кристина Мудрых, Наталья Юдинцева, Дмитрий Трунов, Данил Пузиков, Ангелина Зубатова, Игорь Степанов һәм Артур Фагизовларга район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов һәм паспорт өстәле начальнигы Галина Юрьева паспортлар тапшырды. Яңа гына паспорт алган Россия гражданнары бердәмрәсәйлеләрдән истәлекле бүләкләр алдылар.
Яңачишмәлеләрне хөрмәтләү музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. Бәйрәм концертында район авылларыннан биш сәнгать коллективы, шулай ук РМЙ, АМЙ һәм БСМ солистлары да катнашты.
Ринат Фәсахов территорияләрне төзекләндергән өчен район учреждениеләре хезмәткәрләренең барысына да рәхмәт белдерде һәм иң яхшыларын сертификатлар белән билгеләп үтте: төзекләндерү буенча 1 урын “Ак Барс Банк“ коллективына бирелде, РҮХ - 2 урында, китапханә һәм клуб системасы коллективлары - 3 урында. Сәүдә үзәкләре арасында шэ Людмила Арбузова, Рамил Нуртдинов һәм Любовь Гульковалар билгеләп үтелде.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше “Без бергә“ дигән җыр белән төгәлләнде. Бәйрәм дискотека белән дәвам итте, тантананы бик матур фейерверк төгәлләде.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев