Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Илкүләм проектлар советы президиумы составында

РФ Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы, шулай ук аның президиумы составы яңартылды,Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та аның составына керде.

«Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы составын һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы президиумы составын расларга», - диелә РФ Президенты Владимир Путинның указында.
Россия Премьер-министры Михаил Мишустин — совет президиумы рәисе, беренче вице-премьер Андрей Белоусов һәм РФ Президенты ярдәмчесе Максим Орешкин аның урынбасарлары итеп билгеләнде.
Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маендагы указы нигезендә 2019 ел башыннан гамәлгә ашырыла.

Фотосы архив tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев