Яңа Чишмә районы авыл җирлекләрендә 187 тыл хезмәтчәненә һәм сугыш ветераннарына цифрлы эфир телевидениесенә күчү турында аңлатылды.
17 волонтер аларга цифрлы эфир телевидениесе нәрсә һәм аны тоташтыру өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр.
Аналог телевидениесен өзгән көнне, 14 октябрьдә, ветераннар йортларында телевизион сигналны кабул итү сыйфаты белән проблемалар булмавын тагын бер кат тикшерделәр.
14 октябрьгә ЦЭТВ приставкаларын 25 кеше урнаштырган, калган 130 тыл хезмәтчәненең моңа кадәр үк кабельле яки спутник телевидениесе булган (Триколор ТВ).
Нет комментариев