Аның бухгалтерлык эшенең 12 еллык стажы бар.
Ул һөнәри яктан камилләшкән кебек: белеме, тәҗрибәсе бар, ихтирамга лаек.
- Тик мин эштән канәгать түгел идем. Шуңа күрә эштән киттем дә, Казанда перманент макияж буенча һөнәр алдым. Хәзер студия ачып җибәрдем, үземне бәхетле хис итәм, - ди Светлана. - 21 августта мин үзмәшгульлек статусын алдым. Үзмәшгуль кеше буларак рәсмиләштерелүе кыен булмады. «Минем салым» мобиль кушымтасы ярдәмендә салым түләүче сыйфатында исәпкә басарга кирәк. «Минем салым» аша салым хезмәтенә гариза бирергә, паспорт мәгълүматларын кертергә һәм шәхси фотосурәтне беркетергә кирәк.
Нет комментариев