Татарстан Президенты Акъяр авыл җирлеге башлыгына яңа автомобиль ачкычы тапшырды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 19 декабрьдә Казанда Республика авыл җирлекләре һәм муниципаль учреждениеләре башлыкларына 100 яңа автомобиль ачкычлары тапшырды.
Муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырыла торган республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү Татарстан Дәүләт Советы каршындагы мәйданда ТР Муниципаль берәмлекләр советы съезды алдыннан узды.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, барлыкка килгән традиция буенча Муниципаль берәмлекләр советы съезды алдыннан смотр-конкурска нәтиҗәләр ясала. «Нәтиҗәдә җиңүчеләр яңа автомобильләр алалар, алар үзләренә йөкләнгән бурычларны тиз арада хәл итәргә ярдәм итәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин республика җитәкчелегенә муниципалитетларга даими ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде һәм җирле үзидарә органнары үзләренә йөкләнгән барлык бурычларны да үтәячәгенә ышандырды.
Конкурста җиңүчеләр арасында, димәк, бүләк – яңа «Шевроле-Нива» автомобильләре алучылар арасында Акъяр авыл җирлеге башлыгы Данияр Гайнуллин да бар.
- Шундый матур бүләк ясаганнары өчен республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәт. Бу бүләк-безнең халыкның югары эшлекле активлыгы билгесе һәм яңа автомобиль авыл җирлегенең күп кенә мәсьәләләрен оператив хәл итәргә ярдәм итәчәк, - дип билгеләп үтте ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев