Тольяттида экскурсиядә
Хезмәткәрләрне патриотик рухта тәрбияләү, коллективны һәм гаилә әгъзаларын туплау максатында, шулай ук Россия полициясе оешуның 300 еллык юбилее уңаеннан Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча бүлек хезмәткәрләре, аларның гаилә әгъзалары һәм ЭЭМ бүлеге ветераннары Тольятти шәһәрендәге “К.Г. Сахаров исемендәге техника тарихы парк комплексы“нда экскурсиядә булдылар.
Музей ачык һава астында шактый зур территориядә урнашкан. Көн аяз, кояшлы иде һәм барлык делегация, аеруча да балалар яхшы кәефтә булып, музей экспонатларын кызыксынып карадылар.
Балалар төрледән-төрле техника күрделәр, ә әти-әниләре исә аларга сугыш техникасының барлыкка килү тарихы, аның роле һәм Бөек Ватан сугышында совет солдатларының батырлыклары турында сөйләделәр.
Музейга килгән көнне без 1941 елның җәендә застава янындагы сугыш реконструкциясен күрә алдык. Хәрби – патриотик клубларда катнашучылар совет чик сакчыларына вермахт солдатларының атакасын күрсәттеләр, бу шулкадәр чын кебек иде, хәтта тамашачылар моны зур дулкынлану, күз яшьләре белән күзәттеләр. Ә балалар аларда тылда немец солдатлары пәйда булуы хакында кисәтү максатыннан чик сакчыларына кычкырырга да тырышып карадылар. Чик сакчыларының һәлак булуы сугышның кульминациясе булды, алар һәлак булды, тик дошманга бирелмәде.
ЭЭМ бүлеге коллективы һәм анда баручыларның барысы да уңайлы автобус биргән өчен “Буревестник“ ҖЧҖ җитәкчесе Вячеслав Улитинга ихластан олы рәхмәтләрен җиткерәләр.
Риват Сруров,
ЭЭМ бүлеге начальнигы,
полиция подполковнигы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев