Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төзекләндерү буенча икеайлык дәвам итә

Төзекләндерү буенча икеайлыкның өч атнасы узды һәм бу чорда учреждениеләр һәм оешмаларның территорияләрен, йорт яны участокларын чистарту һәм төзекләндерү буенча шактый эшләр башкарылды.

Гыйльмановларның матур, төзекләндерелгән йорты.  Фото: А. Мусин, «Яңа Чишмә хәбәрләре»

Территорияләрне коры үләннән, чүп-чардан һәм узган елгы яфраклардан чистарту буенча шимбә һәм чәршәмбе көн өмәләре үткәрелде. Укучыларыбызга хәбәр иткәнчә, икеайлык чорында каты көнкүреш калдыклары полигоны эшли һәм өч атна эчендә анда дистәләгән тонна чүп-чар чыгарылган. Полигон май ахырына кадәр эшләячәк.

Хәзергесе вакытта оешма һәм учреждение территорияләре, нигездә, чистартылган һәм җыештырылган. Хәзер төзекләндерүнең башка фазасына күчәргә кирәк, ягъни бордюрларны агарту, коймаларны буяу һәм чәчәкләр утырту.

Йорт яны территорияләрен җыештыру белән район халкы да яхшы шөгыльләнә. Авыл җирлекләре башкарма комитетлары барлык йорт хуҗалыкларына үз участокларын җыештыру кирәклеге турында хәбәр иттеләр. Хокук бозучыларга беркетмәләр төзеләчәк, алар район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фасахов җитәкчелегендә районның административ комиссиясе утырышында каралачак.

Узган атнада район башлыгы Вячеслав Козлов һәм Ринат Фәсахов адмкомиссия әгъзалары белән район үзәге учреждениеләре һәм оешмалары территорияләрен, шәхси йорт тирәләрен һәм йорт яны участокларын карап чыктылар.

Сания һәм Булат Гыйльмановлар яшәгән Пролетар урамындагы 1 нче йорт бик матур һәм төзек күренә. Ишегалдына брусчатка җәелгән, бакчада төрле әкият персонажлары каршы ала.

 

Үз көчләре һәм чаралары белән Совет урамындагы күлне бу урамда яшәүчеләр Сергей Бутин һәм Василий Маланчев чистарталар. Аларның барысына да төзекләндерү буенча район штабы җитәкчесе Ринат Фәсахов рәхмәт белдерде.

 

 

Әмма, кызганычка каршы, район үзәгендә бик пычрак һәм ямьсез урыннар да бар. Бу, беренче чиратта, Заливная һәм Ленин урамнарындагы 2 катлы йортларда яшәүчеләрнең сарай территорияләренә кагыла. Йортларда яшәүчеләр белән Ринат Фәсахов, Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты җитәкчесе Татьяна Маланчева һәм адмкомиссия әгъзалары очрашты.

Кайбер корылмалар бик тузган, теләсә нинди чаткыдан янгын чыгу куркынычы бар. Бу бит авылның нәкъ үзәгендә! Кайбер корылмаларның хуҗалары да юк.

Барлык яшәүчеләргә үз участокларын чистарту һәм төзекләндерү өчен вакыт билгеләнде. Бу вакыт узгач, кирәкмәгән, кулланылмый торган корылмалар бульдозер ярдәмендә сүтеләчәк.

Шулай ук эшмәкәр Е.С.Губкинга да бер атна эчендә үз участогын чистарту, бордюрларны агарту, ә 9 майга кадәр территорияне асфальтлау эше йөкләнде.

Фермер Ф.Р.Вәлиевка территорияне узган елгы чүп үләннәреннән чистартырга һәм коймаларны буярга куштылар.

Эшмәкәрләр Ф.С.Курмаев һәм Р.Г.Хөснетдиновлар үз участокларын чистартырга һәм аларны төзекләндерергә, ә район үзәгендә яшәүче Ю. Ф. Павлухин (Ленин урамы) һәм Л. П. Аверьянова атна эчендә үз йорт яны территорияләрен чистартырга һәм төзекләндерергә тиешләр.

Әгәр билгеләнгән срокларда искәрмәләр бетерелмәсә, хокук бозучыларга штрафлар салынган беркетмәләр төзеләчәк.

Төзекләндерү буенча район штабы җитәкчесе Ринат Фәсахов шулай ук районга керү юлындагы күрсәткечләрне һәм аншлагларны буяу, һәйкәлләр территорияләрен төзекләндерү, юл кырыйларын чистарту һәм яшелләндерүгә керешү кирәклеге турында билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев