Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үз потенциалыңны теләсә кайсы өлкәдә тормышка ашырырга мөмкин

Яңа Чишмә ТКХ тракторчысы Николай Патренкинны хезмәткә карата уңай мөнәсәбәте, эшне сыйфатлы һәм намус белән башкаруы өчен бөтен коллектив хөрмәт итә.

Хезмәт кешеләре

Үз потенциалыңны теләсә кайсы өлкәдә тормышка ашырырга мөмкин

Николай Патренкин Петропавел мәктәбендә белем алган һәм хәзер аның сыйныфташлары мәктәп елларын искә алып, Николайны бик тә тәрбияле һәм итагатьле егет булганын сөйлиләр. Еллар узса да, ул шундый ук булып калган: намуслы гаилә башлыгы, кайгыртучан әти һәм яратучан бабай, тырыш хуҗа. 

Мәктәпне тәмамлаганнан соң Николай иң абруйлы саналган урман хуҗалыгы-техникумнарының берсенә укырга керә. Укуын тәмамлагач, урман кисүче мастер дипломын ала.

Ике ел Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәч, Николай урман хуҗалыгына эшкә урнаша. Аның урманчылыкта эш стажы 20 елдан артык. Соңрак ул авыл хуҗалыгында, сәнәгатьтә хезмәт куя һәм менә инде алтынчы ел торак — коммуналь хуҗалыгында эшли. Һәм һәр эштә дә аның төп эш коралы -техника булган.

Эш урынын үзгәртсә дә, Николай хезмәткә булган тырышлыгын югалтмаган, һөнәри потенциалын тормышка ашыру мөмкинлеге аңа канәгатьлек китерә.

Яңа Чишмә ТКХ МУП директоры Алексей Иванов Николай Патренкин хакында түбәндәге фикерләрне җиткерде: 

«Ул һәр эшне оста белүче, тырыш хезмәткәр, үз белгечлегендәге төрле проблемаларны тиз арада хәл итә, үз эшенең үзенчәлекләрен яхшы белә. Николай Анатольевич ярдәмчел кеше, шуңа күрә коллективта зур хөрмәткә лаек».

Үз потенциалыңны теләсә кайсы өлкәдә тормышка ашырырга мөмкин

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев